Авыл хуҗалыгына ярдәм, сала кешесен эшле итүгә багышланган киңәшмәләрдә бу хакта һәрвакыт сөйләшәләр: халык ярдәм чаралары турында белеп торсын, аларга бу хакта аңлатып торырга кирәк. Быел, мәсәлән, хуҗалык итүнең кече формаларына, ягъни кече хуҗалыкларга ярдәм итү өчен республикада 1,8 млрд сум акча каралган. Шуның 688 млн сумы шәхси ярдәмче хуҗалыкларга бирелә. Бу акчаны кемнәр ала да алмаганнар ник кызыкмый?
Тәтеш районының Олы Тормы авылында яшәүче Җәләлетдиновлар гаиләсе өч сыер сава, кош-кортлары да күп. Ел да мал акчасын алып баралар, ә менә чеби алган чыгымнарны каплар өчен акчаны кире кайтарганнары юк.
– Быел чебешләрне инкубаторда үзебез чыгардык, шуңа күрә теләгән очракта да, акчасын алып булмас иде. Башка ярдәм чаралары турында белешкәнебез дә булмады. Ә авылда каралты-кура төзергә дә, кош-кортка да субсидия алучылар күп дип беләм. Артыннан йөрергә иренмәгән кешеләргә бер сүз дә әйтеп булмый. Алалар икән, бик яхшы. Безнең авылда сыерларны электр көтүче көтә. Узган ел 47 баш мал иде, быел 36 сыер йөреп тора. Киләсе елларда тагын да азрак булырга мөмкин, чөнки халык малларын бетерә яки киметә. Сөт акчасы белән генә кызыктырып, сыер тотып булмый шул инде хәзер, – ди Фәния Җәләлетдинова.
Мамадыш районының Көмеш-Күл авылында яшәүче Ленар Мөхәммәтдинов кайчандыр сигез баш сыерга сарай төзер өчен ярдәм алган булган. Шуннан соң тагын бер талпынып караган. Анысында «Агростартап» программасында катнашып, 3 млн сум акча алырга теләгән булган, тик юлы уңмаган.
– Аннан соң юллап йөрмәдем мин ул акчаны. Хәзерге вакытта 16 сыерыбыз бар. Ел да сөткә субсидия алып киләбез. Башка ярдәм чараларыннан файдаланганыбыз юк, – ди ул.
Балтач районының Кариле авылында яшәүче Зәйнуллиннарны күрше-тирә авыл һәм районнарда белмәүчеләр сирәктер. Күп итеп каз алып үстерүче тырыш гаиләнең ризыкларын мактап туя алмыйлар.
– Сыерларга да, кош-кортларга да субсидияләрне алып барырга тырышабыз. Быел биш сыерга 32,5 мең сум алдык. 450 каз, күп итеп бройлер һәм күркәләр алган идек. Күпләп алсак та, ярдәм күләме чикле: субсидия йөз башка гына бирелә. Йөз казга 17,5 мең сум алдык. Шуннан башка дәүләт ярдәмен белешкәнебез юк, – ди Рәхилә апа.
Алабуга районының Илмәт авылында соңгы елларда сыер тотучылар бик азайган. Сөмбел Шакирова да бүген бер генә сыер сава. Субсидияне ел да алып бара.
– Кош-кортларыбыз да күп түгел, аларына биреп тә торганыбыз юк. Ә күрше авылларда күпләп мал асраучылар арасында савым аппаратын да, сарай төзергә грант алучылар бар. Күршеләребез дә бик тырышлар, күпләп каз алып үстерәләр. Алар быел да субсидия акчасын алды. Үзебез алмасак та, алар өчен сөенеп торабыз. Мал тотасың икән, ник әле алмаска? – ди ул.
Татарстанда шәхси хуҗалыкларда ат тотучылар күп түгел. Әлеге вакытта 3 яшьтән узган бия асраучы шәхси хуҗалыкларга ат башына 5 мең сум субсидия бирелә.
– Атыбыз да, сыерларыбыз да бар, субсидиягә документ тапшырмый калганыбыз юк, – ди Кама Тамагы районының Олы Мәрәтхуҗа авылыннан Айрат Кадыйров. – Быел да субсидия акчасы кесәгә кереп утырды инде. Иң беренчеләрдән булып алган идек, бу яктан караганда, авыл җирлегендә эшләүче кызлар да, идарә башлыгы да эшне тиз тотты. Олы Салтык авыл җирлегендәге сыер асраучы бер кеше дә читтә калмады, дип беләм.
Ә Апас районының Иске Йомралы авылында яшәүче Рушан Мифтахов әйтүенчә, бу ярдәм генә аз.
– Әйтик, авырлыгы 4–5 центнердан да ким булмаган ат көн саен 9–11 кило печән, 0,50–3,5 кило ашлык ашый. Моннан тыш, сусыл азык (алма, кәбестә, азык чөгендере), витамин, минераллар, тоз кирәк. Дәүләттән бирелә торган акча җитә дип уйлыйсызмы? Ә безнең кебек күптәннән эшләүче фермерларга бөтенләй бернинди дә ярдәм юк. Атларны урнаштыру да бик авыр. Чөнки аларны асрар өчен күпләрнең финанс мөмкинлеге юк, – ди ул.
Сыер, сарык, кәҗә һәм ат асраучылар дәүләттән күпмедер акча алуга өметләнсә дә, умартачыларга анысы да тәтеми. Кукмара районыннан умартачы Таһир Бариев әйтүенчә, әлеге вакытта алар субсидияне бары тик кооперативлар аша гына ала ала.
– Дөрес, урта рус токымлы кортларны үрчетүчеләргә ярдәм чаралары каралган, тик алар Татарстанда берничә генә хуҗалык. Андыйлар Балтач һәм Саба районнарында гына дип беләм. Безнең «Кукмара балы» кооперативы ике ел рәттән субсидия алды. Ул елның беренче кварталында заводтан яңа умарта оялары сатып алган өчен бирелә. Мондый субсидия башка елларда да бар иде, никтер үзебез тәвәккәлли алмадык. Документ эше дә күп иде, тик күз курка, кул эшли, диләрме әле? Тырышкач, артыннан йөргәч, нәтиҗәсе дә булды. Шул акчаны кооперативтагы берничә кешегә бирдек. Кемнең чыгымнары күбрәк, шуларның алган суммасы да зуррак. 25 мең сум алганы да, акча янчыгын 130 мең сумга калынайтканы да бар, – ди ул.
Хәер, ярдәм чараларыннан файдаланып, соңыннан терсәк тешләүчеләр дә бар. Азнакай районыннан Диана Хөсәенова күпләп мал тота. Берничә ел элек төрле программаларда катнашырга уңайлы булыр дип, фермер буларак теркәлгән дә узган ел грант откан. Тик, кызганыч, көтелгән акча сөенеч китермәгән.
– Алганга мең кат үкендек. Сөтнең бәясе төшеп бетте, анысын да тоткарлык белән түлиләр, ягулык кыйммәтләнде. Әле җитмәсә, грант шартлары буенча, ике кешене эш урыннары белән тәэмин итәргә тиешбез. Кыскасы, акчаны гомумән дә күргәнебез юк, бурычка батып беттек. Күпбалалы гаилә булсак та, пособиеләр дә бирмиләр. Салымнар, аренда, ягулык, запас частьлар, электр энергиясе кыйммәт, эше күп. Эт булып арыдык. Биш ел эчендә тагын нәрсә булыр? – дип көрсенә фермер ханым.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез