Чиләбе өлкәсенең М5 трассасында йөк машинасы биш машинаны бәрдергән, авария урынында ике кеше һәлак булган.
⠀
[yotuwp type="videos" id="JEseWTH4IHY" ]
Вак таш төягән йөк машинасының тормозлары эштән чыга һәм ул зур тизлек белән биш машинаны бәрдерә. Әлеге коточкыч вакыйга видеокамерага эләгә. Кадрларда күренгәнчә, йөк машинасы санаулы секундлар эчендә «Лада-Гранта» , аннары Renault Sandero, Audi Q7, ВАЗ-2114 һәм Cino автомобиленә бәрелә.
⠀
Йөк машинасын йөртүчегә карата җинаять эше кузгатылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез