Бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә унөченче хезмәт хакын кире кайтарырга тәкъдим иткәннәр

Россия Иҗтимагый палатасы секретаре урынбасары Владислав Гриб, элекке традицияне яңартып, бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә 13нче хезмәт хакын янә түли башларга тәкъдим иткән.

Бу хакта ул “ТАСС” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә белдергән. 

Гриб әйтүенчә, бюджет өлкәсендә эшләүчеләр өчен бик мөһим социаль чара бу. Түләүнең ул гаиләләргә Яңа ел алдыннан кирәкле әйберләр сатып алуны күздә тоту мөмкинлеге бирәчәген әйткән.
“Хөкүмәтнең әлеге  тәкъдимне хуплавын телисе килә”, – дип басым ясап әйткән ул.

Унөченче хезмәт хакы – СССР чорында ел азагында бирелгән өстәмә түләү. Ул әйбәт эшләгән өчен кызыксындыру чарасы булып торган.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре