Кичә төштән соң басу юллары буйлап утыз километрга якын юл үттем. Бу – яраткан шөгылем. Ике көпчәкле транспорт чарасына мәхәббәт олыгаеп төн йокысы кача башлагач килде, тән сызлауга түзү кыенлашты чөнки. Гарәпләр «хәрәкә – бәрәкә», диләр, безнеңчә әйтсәк: хәрәкәттә – бәрәкәт. Алар аны белми әйтми. Берничә көн элек кенә мин улыма «Телеграм» аша түбәндәге хәбәрне юлладым: «Велосипедта йөрү акыл зәгыйфьлеге һәм деменция куркынычын 40 процентка киметә, дип белдерә галимнәр. Моның сере – аяк мускулларын активлаштыруда: мидәге кан әйләнешен яхшырта, ялкынсынуны киметә һәм танып белү эшчәнлеген арттыра. Велосипедта йөргәндә, кеше даими рәвештә тирә-якны күзәтә һәм маршрутын контрольдә тота. Бу исә минең хәтер һәм өйрәнү өчен җаваплы өлеше гиппокампны чыныктыра».
Туган як кырларын әйләнгәндә, минем гиппокамп авыл һәм аның язмышы хакындагы уйлардан чыныга. Басуга чыгу белән, күзгә ташланган беренче нәрсә – быелгы гадәттән тыш муллык. Җәй башының чиләкләп койган яңгыры иген басуларын шулкадәр күтәргән: каерылып үскән калын ашлыклар тук башакларын җиргә игән дә җыеп алуны көтә. Ашлык арасында чүп үләннәр күренми. Сокланырлык тәртип, әмма агротехникадан бигрәк, соңгы сүзне сирәк килә торган идеаль һава шартлары әйткән. Яңгыр – дым гына түгел, идеаль ашлама ул, андагы микроэлементларны һәм аларның камил ярашуын башка бер суда да таба алмыйсың. Бөртекле ашлыклар уңсын һәм сыйфатлы да булсын өчен, тагын бер нәрсә кирәк: кояшлы көннәр саны. Бодайда клейковина, мәсәлән, өлгерү чорында коры һәм кояшлы көннәр торганда гына тиешле күләмдә була. Карагыз, идеаль шартлар бит: башта кырлар ашламалы яңгыр суына коенды, хәзер кояш нурларыннан кинәнә. Көннәрнең коры торуы хәзер авыл хуҗалыгы өчен икеләтә мөһим. Хөкүмәт сәясәте шул хәлгә китерде: хуҗалыкларда күп булса бер яки ике комбайн. Алары да яңа түгел әле. Иген уңышын чәчми җыеп алу өчен, комбайнны акрын йөртергә кирәк, бу таләп үтәлми, чөнки җитәкчеләр белә: яңгырларга китсә, уңыш тулысынча кырда калып, череп бетәчәк.
Быелгы мул уңыштан печән үстерүче фермерлар зар елый. Печәнне чаптылар, әйләндереп киптерделәр, төргәкләделәр, төргәкләрне эскертләргә өйделәр, чөнки алучы юк. Үзкыйммәттән түбән бәягә китереп бирергә әзерләр – алмыйлар. Эскерттәге төргәкләрне киләсе ел коры килсә генә сатып булачак. Саклый алсаң инде. Бу юлларның авторы Шушмабаш, Шекә басуларында гына су үтми торган материал белән төрелгән төргәкләр очрата. Печәнне болай төрү шулай ук кыйммәткә чыга, билгеле, әмма сакланышны тәэмин итә. Гадәти төргәкләрне саклый торган ябык урыннар гадәттә юк, бик сирәк фермер гына печәнне ябык урында саклап, кышын сата.
Бизнес-план юклык бөлдерә авыл фермерын. Кешеләр күрделәр: печән үстереп сату отышлы. Шуңа һәркем, нәтиҗә туында уйламыйча, җир алырга һәм люцерна чәчәргә ашыкты һәм аларны капитализмның «артык җитештерү кризисы» дигән нәрсәсе китереп кысты. Авылда печән җитештерү сикерешле темпларда арта, ә терлекләр саны кими. Яшьләр авылда калмый, безнең кебек өлкәннәр, картаеп, кулдан көч китү сәбәпле, сыерларның баш санын киметә яисә бөтенләй үк бетерә. Менә мин карап йөрим: җир хуҗаларының байтагы алтмыш яшьтән өлкәннәр, артларында җирне мирас итеп алырга тиешле балалары юк, чөнки шәһәрдә яшиләр. Күз күрерлек перспективада авыл тирәләрен беркемгә дә кирәкмәгән хуҗасыз печән җирләре басачак, дигән сүз бу. Шәхси хуҗалык ашлык үстереп мәшәкатьләнми, бердән, бик чыгымлы эш: чәчү-җыю техникасыннан тыш ашлык эшкәртү һәм саклау урыннары да булдыруны таләп итә. Ә боларның бәясе! Икенчедән, чәчеп кенә ашлык уңмый. Ул белем сорый, агротехника сорый. Орлыкны да ел саен сатып алырга кирәк. Үткән ел ашлыгын гына чәчсәң, чүп үлән баскан кысыр җиргә тап булачаксың.
Ашлык үстерүче эре инвестор хуҗалыклары, мөгаен, быел мул уңыш хәсрәтеннән интекмәс. Җыеп ала алсалар инде. Россиянең икмәк уңа торган төбәкләрендә корылык чөнки. Бу ашлык бәясе үзкыйммәттән аз гына югарырак булуны тәэмин итәр. Без корылык, корылык, дибез. Россиянең авыл хуҗалыгына сулыш өстәп, аңа берничә ел яшәү срогын 2010 елгы корылык бирде. Шул елны сөтнең сатып алу бәясе биш тапкыр күтәрелде һәм аягында торган авыл кешесе, өметләнеп, сыер асрый башлады. Терлек тоту җиңелләште, чөнки печән базары пәйда булды, терлек азыгын (печәнне генә түгел, фуражлык ашлыкны да) китереп үк бирә башладылар. 2010 елгы корылык авыл тәненә кандала булып ябышкан зур инвестор хуҗалыкларын бөлдерде. Аларның бөлүе җир алып печән чәчкән вак фермерларны мәйданга чыгарды да инде. 2010 елга кадәр җир алу мөмкин булмас дәрәҗдә диярлек авыр һәм кыен иде. Законнар синең якта, әмма җирле бюрократия шундый итеп аяк чала: үз җиреңә якын килә алмыйсың. Бүген авыл тирәсендәге җирләр вак кишәрлекләргә бүленеп беткән икән, 2010 елгы корылык нәтиҗәсе бу. Авыл өстеннән басымчаклык итүче «инвестор»лар тәртәләрен җыеп алгач, хөрлек килде чөнки.
Басу юлы буйлап велосипедта мин биек урман булып үскән кукуруз басуы яныннан үтәм. «Урман» мине каршы искән җилдән саклый. Кукуруз басуы мине без «Корт бакчасы» дип йөрткән урманлыкка китерә. Кайчандыр монда колхозның умарталыгы булган, урманга исемне шул биргән. Элек бу тирәдә чикләвек куаклары да күп иде. Аларны коммунистлар чорында ук икмәк кирәк дип төпләделәр, иген чәчтеләр. Икмәк артмады барыбер, чөнки авыл хуҗалыгы ул чакта да уңыш мул булса да бөлә, уңмаса да бөлә иде. Ашлык ишелеп уңганда, ашлыкны елга-күлләргә түктеләр, чөнки эшкәртү һәм саклау куәтләре җитешми иде. Шәхси хуҗалык фуражлык ашлык юклыктан зар елый, печәнсез интегә, ашлык исә элевторларда чери иде. Корт бакчасының без балачакта уйнап йөргән аланнарын Сосновский балтырганы – борщевик баскан. Бу хакта язарга мәйдан бетте ләкин. Борщевик яулап алулары – Россиядә соңгы утыз елда алып барылган авыл хуҗалыгы сәясәте җимеше бит ул. Бу тема киләсе атналарга кала.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез