Болгарда яшәүче хатын-кызга әнисе белән туганлыкны суд аша исбатларга туры килгән

ТР Спас район судына Болгарда яшәүче өлкән яшьтәге ханым гариза белән мөрәҗәгать иткән.

Аның әнисе үлгән, һәм аңа мирас хокукына керергә кирәк булган, ә аның чыннан да үлгән әнисенең кызы  булуын раслаучы документ югалган.

Хатын-кыз шәһәр ЗАГСына югалган документларны торгызу үтенече белән мөрәҗәгать иткән, тик анда аңа баш тартканнар.

Суд шаһитлардан сорау ала, эш материалларын өйрәнә.

Аларның җыелмасында эшнең шартларын бәяләп, суд туганлык мөнәсәбәтләре фактын билгеләде һәм мөрәҗәгать итүченең таләпләрен канәгатьләндерү карарын кабул итте.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре