Заманында Яшел Үзән районның Күлбаш авылы ике мәхәлләгә бүленгән бик зур авыл булган. Юлның бер ягы – мөселман казаклары ягы булса, икенчесе – ясаклар.
– Безнең йорт салынган җирдә заманында бик көчле нәсел яшәгән. Сәйфулла исемле ахун дәрәҗәсендәге кеше булган ул, күрше-тирә авыл муллары өчен баш казый вазыйфасын үтәгән. Бөтен гамәлләр (аерылышу, исем кушу, кавышу) аның рөхсәте белән генә башкарылган. Ул Күлбаштан җәяүләп ике тапкыр Хаҗга барган. Бер барып кайтуы 3 елга сузылган, – дип сөйләде Гөлчәчәк Исмәгыйлева.
Аның сүзләренчә, Сәйфулла ахун бик ярдәмчел, укымышлы һәм бай булган. Уллары әти-әниләренең байлыклары тартып алынып, үзләре сөргенгә сөрелергә мөмкин булуларын кайтып әйткәч, бер төн эчендә җыенып чыгып китәләр. Ишегалларында кое була, аны да күмәләр. Алтын-көмешләрен шунда салып калдырмадылар микән, дигән фаразлар да бар.
Өйдәге әйберләрен күршеләренә өләшәләр, тик чыгып киткәндә Сәйфулла ахун: “Бөтен байлыгым шарда”, – дип әйтеп калдыра. Капка, коймалары өстендә түгәрәк бизәкләр булган. Халык, байлыгы шунда түгелме икән, дип, коймаларын сүтеп бетергән. Ләкин капканы сүттерми калдырганнар. Шул капка бүгенге көнгә кадәр сакланган.
– Аны, авылны ямьсезләп тора, дип сүттермәкче дә булганнар иде. Тик минем өчен бик кадерле ул. Элек бу урында мәктәп иде. Аны япкач, бик мескен хәлдә озак еллар утырды. Шуннан соң иремә Казаннан авылга кайтырга тәкъдим иттем. Аның да әтисе шушында туган. Без авылга кайткач, алар да шәһәрдән күченеп кайтты. Мәктәпне үз акчабызга сүтеп, территориясен җыештырдык. Шул вакытта борынгы нигезгә тап булдык. Биик зур ташлар иде анда. Урыныннан кузгатып булмады, ул ташлар шул килеш калды, ә йортны бераз эчкәрәк кереп салырга туры килде. Өй салганда ничә еллар кешеләр эзләгән кое да табылды, тик без аны казымадык, – дип сөйләде Гөлчәчәк Исмәгыйлева.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез