Газетага язылу

Башкортстанда сәүдә үзәгендә чыккан янгында дүрт кешенең гомере өзелгән

Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә сәүдә-сервис комплексындагы янгында һәлак булучыларның саны дүрткә җиткән.

Бу хакта “Интерфакс” Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән яза.

“Соңгы мәгълүматлар буенча, 8 кешегә зыян килгән, шуның 4се һәлак булган, 4се хастаханәгә озатылган”, – диелгән хәбәрдә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе хәбәр итүенчә, Стәрлетамакта Коммунистическая урамында урнашкан дүрт катлы сәүдә-сервис комплексының икенче катында янгын чыккан. Бинадан 17 кешене эвакуацияләгәннәр.

Министрлыктан аңлатып үтүләренчә, бинаның эчке корылышы катлаулы булу сәбәпле, янгын сүндерү бик кыен шартларда хәл ителә.  Башкортстан сәламәтлек саклау министры хәбәр итүенчә, Стәрлетамак хастаханәсендә 3 хатын-кызны һәм бер үсмер кызны китергәннәр. “Бер хатын-кыз – авыр хәлдә реанимациядә, калган өчесенең, шул исәптән өченче каттан сикергән 27 яшьлек туташның һәм 16 яшьлек үсмер кызның хәле уртача”, – дип язган министр Макстагы каналында.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре