Бөтен юллар фәнгә илтә

Кичә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе залындагы зур гына сәхнәне Казан дәүләт мәдәният институтыннан һәм Халыклар дуслыгы йортыннан килгән артистлар «яулап алды». Милли киемнәргә төренгән үзләре, төрле телләрдә рәхәтләнеп җырладылар, биеделәр. Бу залда гел академикларның, галимнәрнең чыгышларын тыңларга күнеккәч, сәеррәк тә кебек инде, әмма саллы гына сәбәбе дә бар.

Монда Россиянең дүрт субъекты – Башкортстан, Чечня, Саха (Якутия), Татарстан республикаларының Фәннәр академияләре президентлары очрашты. Юкны бар итеп йөрүләре түгел. Узган елның декабрь аенда Якутск шәһәрендә беренче тапкыр җыелган иде алар. Шунда Төбәкләрнең Фәннәр академияләре ассоциациясе төзелде. Бу юлы исә эшләре белән тагын да якыннанрак таныштырдылар, килешү кысасында киләчәккә эш планнарын билгеләделәр. Оешманың бурычын да тәгаенләп үттеләр: без фәнни үсеш, эшчәнлекне координацияләү, фәнни проектларны бергәләп тормышка ашыру, перспективалы тикшеренүләргә ярдәм кулы сузу, уртак проблемаларны хәл итү кебек мәсьәләләрне бергәләп кайгыртырга тиеш. Бу гамәлне Россия Фәннәр академиясе вәкилләре дә хупладылар, файдалы дип таптылар, ярдәмләшеп эшләргә әзер торуларын әйттеләр. Шулай булмый мөмкин дә түгел. Чөнки нинди генә юнәлешкә кагылсаң да – гуманитар өлкәме ул, тарих, археология, физика, энергетика, химия, биология, медицина, математика, механика, авыл хуҗалыгы һәм башкалармы – аларның барысы да ахыр чиктә фәнгә бәйле. Кыскасы, бөтен юллар фәнгә илтә. Кайберәүләр тормыш иткәндә шул тармакның берәр ботагына «эләгеп» калалар: теге яки бу дәрәҗәдә эшлиләр, иҗат итәләр. Ә менә галимнәр һаман да өскәрәк үрмәлиләр, яңадан-яңа ачышлар ясыйлар, ил-көнгә файда китерәләр. Бу очракта, фән – иң югары көч, дип юкка гына әйтелмәде кебек. Очрашуга кунак булып килгән премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева да шул фикердә булды.

«Ни өчен бу дүртлек сайлап алынган?» – дигән сорауга да җавап бирелде. Беренчедән, алар барысы да – төрки телле республикалар. Ә тел, дин, гореф-гадәтләр үзләре үк берләштерүгә сәләтле. Икенчедән, дүрт төбәк тә теге яки бу аспектлар буенча стратегик әһәмияткә ия.

Шул җәһәттән Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов республикабызның уңышлары, мөмкинлекләре, академиянең тарихы белән таныштырып узды. Үзе генә түгел, әлбәттә. Академия составына кергән институтларның, үзәкләрнең, бүлекләрнең җитәкчеләре эшләнгән эшләргә исәп-хисап ясарга да өлгерделәр, киләчәккә планнарны да ачып салдылар. Бергә булгач, яшерен әйберләр юк бит инде. Кунаклар да кимен куймадылар. Аларның уңышларын видеолардан карадык, сорауларга җавапларны да тыңладык.

Башкортстан Фәннәр академиясе президенты Камил Рамазановның Казанга беренче килүе генә түгел икән. «Килгән саен тәҗрибә алып китәм. Без, күршеләр булгач, болай да күп проектларны бергә алып барган идек. Хәзер инде элемтәләрне тагын да ныгытырга мөмкинлек ачылды», – диде ул. Республика башлыгы белән бигрәк тә яшьләргә, мәктәп балаларына игътибар итүләрен сөйләде. Умарта балына фәнни яктан якын килеп (башкорт балы дип юкка гына әйтмиләр инде), төрле продуктлар алулары турында сөйләве аеруча кызык булды. Татарстанның технология өлкәсенә зур игътибар бирүен хуплады.

Тикшерәсе әйберләр күп булып чыкты. Беренче карашка гади генә тоелган әйберләр дә ачыклык сорый икән әле. Саха (Якутия) Фәннәр академиясе президенты Леонид Владимиров, мәсәлән, Якутиядә ни өчен башка төбәкләргә караганда салкынрак икәнлеген һәм мондый һава торышының озаграк торганлыгын аңлап бетерми. «Моның серен ачсак, бәлки без бу күренешне эшкә җигә алыр идек», – диде ул. Чечня Республикасы Фәннәр академиясе президенты Джамбулат Умаров үзләре үткән юлны «сикәлтәле» дип атады. Чөнки 1994 елгы сугыш вакытында академиянең бинасы да, архивлар да, документлар да янып көлгә әйләнгән. Эшне яңабаштан башларга туры килгән. «Шуңа күрә мондый берләшү безгә бигрәк тә кирәк», – диде ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре