Кайбер илләрдә коронавирус таралуга бәйле рәвештә кертелгән чикләүләрне гамәлдән чыгару инфекциягә каршы прививка ясатмаган гражданнар өчен куркыныч тәмамланырга мөмкин. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы башлыгы Тедрос Аданом Гебрейесус сүзлренә сылтама белән хәбәр итә.
«Коронавирусның төрле вариантлары („Дельта“ны да кертеп) зур тизлек белән таралган шартларда һәм чикләүләрне тиз арада гамәлдән чыгару вакцинация узарга өлгермәгән гражданнар өчен катастрофик нәтиҗәләргә китерергә мөмкин», - дип белдергән брифингта оешма җитәкчесе. күзәтелә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез