Бөтендөнья татар конгрессы узып баручы елга йомгак ясады

Сабантуй һәм чәкчәк белән генә чикләнмиләр. Кирәк җиргә татар матбугатын, дәреслекләрен дә җибәрәләр, читтәге милләттәшләрне дә барлыйлар, сөйләшәләр, очрашалар. Быел 30 елын тутырган Бөтендөнья татар конгрессы, журналистларны җыеп, узып баручы елга йомгак ясап, бу елда башкарган һәм киләсе елга ниятләгән эшләре турында сөйләде.

Татарстан Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев сүзләре белән әйтсәк, бу ел вакыйгаларга бик бай булды. Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын зурлап уздыру, төбәкләрдәге иҗтимагый оешмалар активы белән округ утырышлары, эшмәкәрләр җыены, төрле дәрәҗәдәге һәм төрле җирләрдә узган Сабан туйлары, журналистлар форумы, конгресс съезды дисеңме. Болар әле телгә кереп калган чаралар гына. Хәер, милләт өчен эшлим дигән, башкарган эшләрнең вагы-эресе юктыр да ул. Иң мөһиме – аларны башкарганда бердәм һәм бергә буласы. Милли Шура рәисе дә шулай ди бит.

Бу елга йомгак ясау белән, киләсе 365 көн турында уйлый башларга кирәк. Милли Шура рәисе искәрткәнчә, киләсе ел татар дөньясы өчен Дастаннар елы буларак игълан ителәчәк. Моңа өстәп Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы икәнен дә онытмыйсы. 2023 елда Сабан туен да башка дәрәҗәдә һәм миллилекне кайтарып үткәрәсе килә. Моңа өстәп тәүге тапкыр Идел буе Сабан туен оештырырга исәпләре. Монысы 41 төбәкне берләштергән милли бәйрәм булырга тиеш.

Журналистлар җыелгач, сорауларсыз да булмый, билгеле. Әйтик, барыбызга да мәгълүм геосәяси вазгыятькә бәйле рәвештә, чит илләрдә яшәүче татарлар белән эшчәнлек ничек алып барылачак? Васил Шәйхразыев бу җәһәттән бернинди дә мәшәкатьләр булмас дигән фикердә.

Төбәкләргә дәреслекләр җибәрү мәсьәләсе дә күтәрелде. Васил Шәйхразыев әйтүенчә, Росия төбәкләренә татар теле дәреслекләрен гариза нигезендә җибәрәләр.

– Дәреслекләрне ел саен таратабыз. Машиналарга төяп җибәреп торабыз, – диде ул. – Әгәр дә кайдадыр нидер җитми икән, бу хакта безгә җиткерергә кирәк. Дәреслекне төбәккә илтү өчен Мәгариф министрлыгыннан лицензия алырга тиеш без. Хәзерге көндә 44 дәреслек нигезендә сертификация үтәбез. Кулланмалар да бар. Кемнәр гариза бирә – без шуларга төяп җибәрәбез. Моның өчен бюджеттан ел саен акча бүлеп бирелә.

Тагын бер авырткан урын – кадрлар мәсьәләсе. Татар теле укытучысы, татар телендә язучы журналист дисеңме – барысы да кирәк. Каләм тибрәтүчеләр чит төбәкләргә бигрәк тә кирәк. Бу җәһәттән дә уйлап бетерергә, бәлки, квота нигезендә укырга теләүчеләрне укытып булмасмы дигән теләк тә яңгырады.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре