«Бөтенроссия кыр көне – 2023» ниләр белән истә калды?

Бу көннәрдә «Казан Экспо» янында авыл хуҗалыгы тармагының иң көтеп алынган зур чарасы – «Бөтенроссия кыр көне – 2023» күргәзмәсе гөрләде. 40 гектарга сузылган мәйданда авыл хуҗалыгы өлкәсенең төрле юнәлешендә аграр күргәзмә оештырылган иде. Күргәзмәдә бөртекле культураларның яңа сортларын, Россиядә чыккан агротехника, фермерлар продукциясе белән танышу мөмкинлеге булды.

Әйтик, Agrida Чувашия компаниясе сөт комплекслары өчен суыта торган җилләткечләр тәкъдим итте. Әлеге технология эсседә сыерларда стресс булмасын өчен кулланыла икән. Сынау участогында ике йөз сиксәннән артык бөртекле, азык, техник, майлы культуралар үрнәкләре тәкъдим ителгән иде.
Агарарийлар, эшмәкәрләр, район башлыклары, эре агрохолдинг җитәкчеләре эшлекле сөйләшүләр алып барганда, үзара тәҗрибә уртаклашканда, гади катнашучылар мини-Сабан туенда, гастрофестивальдә, мастер-классларда һәм күп төрле күңел ачу чараларында катнашып, бушлай туңдырма белән сыйланды.
Масштаблы чараның беренче көнендә җир сөрү буенча X ачык Россия чемпионаты ачылды. Монда Россиянең 40 төбәгеннән һәм Белоруссия, Кыргызстан, Казахстаннан килгән 65 иң яхшы механизатор катнашты. Чемпионатта катнашучылар «Трактор-шоу» ярышында беренче тапкыр Кытай тракторларында (ZOOMLION) үз осталыкларын күрсәтә алды. Аның ачылышында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Россия авыл хуҗалыгы министры урынбасары Елена Фастова катнашты.
Алексей Песошин кунакларны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләде.
– Агросәнәгать тармагын үстерү – Татарстанның социаль-икътисадый сәясәтенең стратегик өстенлекләренең берсе булды һәм шулай булып кала да. Агросәнәгать комплексында ундүрт меңнән артык кеше эшли. Без авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен югары профессиональлек, эшкә җаваплы караган өчен кадерлибез һәм хөрмәт итәбез, аларда камилләшү омтылышы булу белән горурланабыз, – диде Алексей Песошин.
Моннан тыш, сөт юнәлешендәге терлекләрне билгеләү буенча Бөтенроссия конкурсының беренче этабы узды. Әйтергә кирәк, ил дәрәҗәсендә мондый чара беренче тапкыр уздырылды. Бәйгедә 52 хуҗалыктан токымлы 80 сыер катнашты.

Кичә исә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев һәм Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев күргәзмәне рәсми төстә ачты. Дмитрий Патрушев Россия Президенты Владимир Путинның сәламләвен укыды. Дәүләт башлыгы сүзләренчә, күп еллар дәвамында колачлы күргәзмә илнең төрле төбәкләреннән агросәнәгать комплексы хезмәткәрләрен берләштерә. «Аның бай программасы катнашучыларга эшлекле, конструктив рәвештә актуаль һөнәри проблемалар турында сөйләшергә, тәҗрибә уртаклашырга һәм иң яхшы практикалар белән уртаклашырга мөмкинлек бирә. Илебезнең агросәнәгать комплексының игенчелек һәм терлекчелек тармакларында инновацион аграр технологияләрне, искиткеч казанышларны күрсәтергә дә», – дип ассызыклаган Владимир Путин.
Рөстәм Миңнеханов Дмитрий Патрушевка Казанның Бөтенроссия кыр көнен уздыру урыны итеп сайлаганнары өчен рәхмәт белдерде. Ул ассызыклаганча, катнашучыларның һәркайсы монда үзҗитештерүен үстерү өчен кызыклы тема табачак. Мәсәлән, экспертларны тыңлау һәм яңа танышулар булдыру өчен эшлекле программа – 25тән артык чара мөмкинлек бирә.
– «Бөтенроссия кыр көне» – һөнәри тармак өчен генә түгел, ә авыл һәм шәһәр халкы өчен дә уртак бәйрәм. Бу мәйданчыкта бик кызыклы әйберләр бар. Барлык катнашучыларга да эшебезнең шундый күркәм һәм файдалы вакыйгаларга бай булуын телим, – диде республика Рәисе.
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов белән Дмитрий Патрушев тәҗрибә кырларында һәм күргәзмә участокларында тармак казанышларын бәяләделәр. Кунаклар шулай ук тракторларда экстремаль ярышларны карадылар һәм күргәзмәдә катнашучылар өчен оештырылган Сабан туендагы татар ишегалдында булдылар.
Пленар утырышның төп темасы – үсемлекчелек иде. Шуңа күрә чыгыш ясаучылар сыйфатлы орлыклар белән тәэмин ителеш, тукландыру, мелиорация, уңдырышлылык мәсьәләләренә зур урын бирде. Дмитрий Патрушев та узган ел җыеп алынган мул уңышның җиңел генә «күктән төшмәвен»ә басым ясады.
– Кемдер, узган ел мул уңыш алырга безгә һава торышы ярдәм итте, дип уйлый икән, ялгыша. Бу – соңгы елларда без бергәләп системалы кабул ителгән карарлар нәтиҗәсе, – диде ул.
Аерым алганда, Дмитрий Патрушев әйтүенчә, туфракка күпләп ашлама кертү, авыл хуҗалыгы техникасын яңарту, чәчү мәйданнарын планлаштыру, дәүләт программалары, мелиорация үз нәтиҗәсен биргән. Шул ук вакытта әлегә чит илгә дә бәйлелек бар. Әйтик, үсемлекләрне саклау чараларының 72 проценты үз илебезнеке булса, 28 процентын чит илләрдән алып кайтырга туры килә.
Министр әлеге вакытта Россиядә урып-җыю актив рәвештә алып барылганлыгын әйтте.
– Бүген 16 төбәктә 6 млн тоннадан артык ашлык җыеп алдык. Барысы да план буенча бара. Барлык аграрийлар да матди-техник база белән тәэмин ителгән, – диде ул.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, мондый төр чаралар агросәнәгать комплексы белгечләрендә кызыксыну уята.
– Бүген авыл хуҗалыгы тармагы – заманча һәм югары технологияле өлкә. Татарстан Республикасы – лидерларның берсе. Без авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү буенча Идел буе округында – беренче, ил күләмендә бишенче урында торабыз. Сөт, бәрәңге җитештерүдә алда барабыз. Ит, йомырка, ашлык, шикәр чөгендере буенча да уңышларыбыз яхшы, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Республика Рәисе быелгы чәчү кампаниясен уңышлы тәмамлауга басым ясады.
– Без бүген үзебезнең һәм башка төбәкләрнең селекция белән ни дәрәҗәдә җитди шөгыльләнүләрен күрдек. Республикада 50 орлык җитештерү хуҗалыгы һәм дүрт орлык заводы эшли. Алга таба студентлар белән эшләүгә зуррак игътибар бирергә кирәк, – диде ул.
Республика бюджетыннан ел саен ашлама сатып алыр өчен 1 млрд сумнан артыграк акча бүлеп бирелүен әйтте.
– Быел имин ел түгел, ләкин аңа карамастан без терлекчелек һәм үсемлекчелек өчен мөһим булган мәсьәләләрне хәл итүгә бөтен көчебезне куячакбыз, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Монда, әлбәттә, мелиорациягә зур игътибар бирергә кирәк. Ел саен бу максатларга 450 млн сум акча бүлеп бирәбез. 5 елда 6 млрд сумнан күбрәк акча тотылды. Һәм бүген республикада сугарыла торган җирләр 34 мең гектарны тәшкил итә. Бу гына җитми. Шул ук вакытта 2010 ел безне яшелчәләрне сугарырга өйрәтте. Шуңа күрә республиканы яшелчәләр белән тәэмин итүдә бернинди дә куркыныч юк.

Зөһрә Садыйкова

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре