Газетага язылу

Брянскида Украинаның ракета һөҗүменнән һәлак булучылар истәлегенә матәм көне игълан ителде

Бүген – 11 мартта Брянскига ракета һөҗүменнән һәлак булучылар истәлегенә матәм көне игълан ителгән.

Бу хакта “Российская газета” Төбәкнең яшьләр сәясәте идарәсе мәгълүматларына таянып яза. Шәһәрдә яшәүчеләр фаҗига урынында булдырылган вакытлыча мемориалга чәчәкләр сала.

Бөтен өлкә территориясендә әләмнәр төшерелгән.  Гәрчә фәкать төбәк үзәге территориясендә генә аларның төшереләчәге турында хәбәр ителгән булса да. Брянск өлкәсе мәдәният учреждениеләренә һәм телерадиокомпанияләргә мәдәни-күңел ачу чараларын үткәрмәскә  тәкъдим ителгән.

Өлкә хакимияте корбаннар һәм яраланучыларның гаиләләренә кирәкле барлык ярдәм күрсәтергә вәгъдә иткән. Исегезгә төшерәбез: 10 мартта  Брянск шәһәренә 7 Storm Shadow ракетасы белән һөҗүм иткәннәр. 6 кеше һәлак булган, 42се яраланган. Авыр хәлдәге берничә кеше Мәскәүгә һәм федераль медицина оешмаларына дәвалануга озатылган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре