Шулай ук күршеләрне бу хакта кисәтергә, балаларга, өлкәннәргә һәм инвалидларга ярдәм итәргә. Подвалга төшү мөмкинлеге булмаса, тәрәзәләрне әйбәтләп ябып, торакны уттан-судан өзәргә һәм тәрәзәдән ераграк дивар янында яки тәрәзәсез бүлмәдә яшеренергә.
Бу вакытта автомобильдә яки җәмәгать транспортында барган очракта, транспорттан чыгып, якындагы подвалга яки башка төрле җир асты корылмасына кереп яшеренергә.
Автомобиль, транспортның башка төре астына кереп яшеренергә, шулай ук биналарның диварлары янында яшеренергә ярамый: шартлау була калса, шартлау дулкыны белән өстән пыяла кыйпылчыклары коелачак. Бинадан 30-50 метр ераклыкта яшеренү урынын табарга кирәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез