БРИКС уеннары җиңүчесе Рамилә ВӘЛИТОВА: «Шыгырданга еш кайтырга вакыт җитми»

Татарстан спортчысы, БРИКС уеннарында җиңел атлетика буенча бронза медаль иясе Рамилә Вәлитова спортка аны кем алып килүен, якыннарының ни өчен дулкынлануын һәм яраткан шөгыле турында сөйләде.

Үзе турында

Мин тумышым белән Чуашстанның Новочебоксарск шәһәреннән. Әти-әнием Мирсәлим Харис улы һәм Фәнисә Минхәйдәр кызы бирегә Шыгырдан авылыннан күченгән. Соңгы ун елда Казанда яшим һәм җиңел атлетика белән шөгыльләнәм.

Спортка килүе турында

Спортка мине абыем Риназ алып килде. Дөресен генә әйткәндә, минем сайлау мөмкинлегем булмады да. Кечкенәдән бик шук бала булганмын. Шуңа күрә ул вакытта җиңел атлетика белән шөгыльләнүче абыем мине үзе белән иярткән. Артык энергиясен шунда калдырсын, дигәндер инде. Әти-әниләр дә каршы килмәгән. Тренерым Виталий Ильин мине Казан олимпия резервы училищесына чакырды. Виталий Георгиевич белән без сигез ел бергә шөгыльләндек. Башта мин үземне 400 метрга йөгерү буенча сынап карадым. Тик мастер разрядын алу өчен 0,7 секунд вакыт җитмәде. Шуңа күрә башка төргә күчеп, тренерны алмаштырып карарга булдым. Соңгы өч елда Олег Арбеев белән шөгыльләнәм. Без башта күп төрле ярыш буенча шөгыльләнә башладык. Әлеге дисциплинага керүче җиде төрле ярыш арасында ераклыкка сикерүдә яхшы нәтиҗә күрсәтүем ачыкланды. Шуңа күрә сикерүдә тукталдык та инде.

БРИКС медале турында

Мин яхшырак нәтиҗә күрсәтергә теләгән идем. Бу елның маенда Сочида узган команда чемпионатында 6,48 метрга сикердем. Әмма БРИКСта бу күрсәткечне кабатлый алмадым, 6,15 метр гына булды. Казандагы чыгышымны бик үк уңышлы дип бәяли алмыйм. Хәлдән килгәннең барысын да эшләп бетермәгәнмен, димәк. Һава торышы бик эссе булды. Тик моңа гына сылтап калдырырга ярамый. Без, спортчылар, моны алдан ук исәпкә алырга һәм әзер булырга тиеш. Алга таба хаталар өстендә эшләп, тагын да зуррак уңышка ирешү өчен тырышачакмын.

Халыкара уеннар турында

БРИКС уеннарының үзебездә узуы, ун ел буе Татарстанда яшәгәч, Казанны үземнеке дип саныйм инде, бик нык ярдәм итте. Кем әйтмешли, монда диварлар да булыша. Казанга минем өчен җан атарга әти-әнием, Мәскәүдә яшәүче егетем, элеккеге тренерларым, хәтта хәзерге тренерымның гаиләсе килде. Бөтен стадион безнең өчен кул чабып, көч биреп торды. Мин моның өчен һәркемгә чиксез рәхмәтле. Уеннарның оештыру дәрәҗәсенә килгәндә, барысы да ошады. Чит илләрдән иң көчле спортчылар килмәсә дә, безгә мондый халыкара дәрәҗәдәге ярышлар бик кирәк. Ни кызганыч, соңгы ун елда без халыкара мәйданда чыгыш ясамыйбыз. Бу – бик моңсу һәм күңелсез. Илебезнең әнә шундый дәрәҗәдәге ярышлар үткәрүе сөендерде. Ул күркәм традициягә әйләнер дә безнең елга бер тапкыр булса да чит илләрдәге спортчылар белән бергә көч сынашу мөмкинлеге булыр дип өметләнәбез.

Әти-әнисе турында

Әнием гел шалтыратып, спорттагы уңышларым турында кызыксынып тора. Ярышлар алдыннан ук сәгать ничәдә чыгыш ясаячагымны сорап куя. Аннары якынча күпме вакыт узарга тиеш икәнен чамалый да хәлемне белергә шалтырата башлый. Кайчак ярышлардан соң ук телефоннан сөйләшергә җай да чыкмый. Әнием исә: «Син кайда соң?» – дип, ирешкән уңышларым турында тәфсилләп сораша, кәефемне белешә. Әти-әнием – минем өчен бик зур терәк, алар миңа гел ярдәм итәргә тырыша, минем өчен дулкынланып торалар. Мине кайгыртулары өчен рәхмәтлемен. Бронза медаль алгач та, иң беренче булып әти-әнием һәм тренерым котлады. Спорт бик күп вакытымны алганга күрә, Шыгырдандагы туганнарым янына бик еш кайта алмыйм. Айга бер булса да Новочебоксарскины күреп килергә тырышам.

Яраткан шөгыле турында

Буш вакытта китаплар укырга, чит телләр өйрәнәм. Кыскасы, үз-үземне спортта гына түгел, ә башка юнәлешләрдә дә үстерергә тырышам. Киләчәктә спортчыларга чикләр ачылса, тел белүемнең спортта да файдасы тиячәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре