Газетага язылу

Бу нинди сүз: мурал

Тормыш үзгәрә, шуның белән бергә телебезгә дә яңа сүзләр, яңа төшенчәләр килеп керә. Ә ул сүзләр каян килеп чыга да ничек ясала соң? Әлеге сорауга җавапны «Бу нинди сүз?» дип аталган сәхифәбездә эзлибез.

Бу эштә безгә Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Фәридә Таһирова ярдәм итә.

Мурал

Мурал сүзен күпләр беренче ишетүдән үк аңламас та, чөнки ул – чагыштырмача яңа сүз. Шулай да, муралны һәркемнең күргәне бар, дисәк, ышанасызмы? Әйе, шәһәрдә кайбер биналарның диварында зур рәсемнәр күргәнегез бардыр бит? Менә шул рәсем мурал дип атала да инде. Мурал сүзе татар теленең яңа сүзләр һәм яңа мәгънәләр сүзлегенә 2022 елда ук теркәлгән иде.

 

Мурал сүзе испан телендәге mural, ягъни «дивар рәсемнәре» сүзеннән килә. Ул сүз үз чиратында латинчадагы mūrālis «диварга мөнәсәбәтле» сыйфатына, анысы исә шул ук латин телендәге mūrus «дивар, стена» сүзенә барып тоташа.

 

Шулай да стеналарга ясалган теләсә нәрсә дә мурал була дип уйламагыз. Мәсәлән, сәнгать кыйммәте булмаган аноним рәсемнәр һәм язулар граффити дип атала. Ягъни аларны теләсә кем ясарга мөмкин.

 

Мурал – архитектур корылмаларда ясалган зур рәсем, монументаль-декоратив сәнгатьнең бер төре ул. Кайберәүләр, аның үзенчәлеге зурлыгында гына, дисәләр дә, ул эчтәлегенең һәм үтәлеш техникасының күбрәк реалистик булуы белән дә, профессиональлеге белән дә аерыла. Элек тә яшәп килгән охшаш сәнгать төрләреннән аермалы буларак, Казанда, мәсәлән, заманча мәгънәсендә мураллар 2000 нче елларда үсә башлады. Каюм Насыйри урамындагы Иске Татар бистәсе ретроспективасын чагылдырган рәсемнәр беренче мураллардандыр, мөгаен. Аннан соң Казан «FIFA»ның 2017 елгы Конфедерацияләр Кубогына әзерләнгәндә Криштиану Роналду, 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты матчлары алдыннан Лионель Месси, Неймар һәм Лука Модричның шундый ук портретлары барлыкка килде. Соңгы вакытта мураллар күбәеп тә китте. Алар сәнгать ягыннан да, темасы, эчтәлеге, стиле һ.б. ягыннан да бик төрле. Портретлар дисәк, Габдулла Тукай һәм Муса Җәлилнең муралларын күрмәгән кеше сирәктер. Торган саен үзенчәлеклерәк һәм кызыклырак рәсемнәр дә туа тора.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре