Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының унберенче утырышы узачак. Анда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламентның 2025 елның беренче яртыеллыгындагы эшенә йомгак ясаячак.
Сессиянең көн тәртибенә барлыгы 11 мәсьәлә кертелгән, шул исәптән беренче укылышка дүрт республика закон проекты әзерләнгән. Аерым алганда, депутатлар Татарстан Бюджет кодексына, шулай ук кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү, күпфатирлы йортларда гомуми милеккә капиталь ремонт ясауны оештыру, республикада урманнардан файдалану турындагы законнарга үзгәрешләр кертү турындагы закон проектларын караячак.
Депутатлар шулай ук 2024 елда Татарстанда мәгарифне үстерү программаларын гамәлгә ашыру турында доклад тыңлаячак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез