«Казан Экспо»да ислам илләре яшь пешекчеләренең Юныс Әхмәтҗанов исемендәге халыкара турниры уза. Анда дөньяның 18 иленнән 16 дан алып 25 яшькә кадәрге пешекчеләр катнаша.
«Ярышта катнашучылар саны елдан-ел арта. Быел аның форматын да үзгәрттек. Алдагы елларда катнашучылар бәйгедә тәкъдим ителәчәк ризык, аның технологиясен өйдән әзерләп килсә, быел алар «кара тартма» белән эш итә. Ягъни, ризык әзерләячәк азык-төлек исемлеген бәйге башлангач кына белделәр», – дип сөйләде форумның матбугат үзәгендә узган очрашуда Татарстан һәм Казан рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе генераль директоры Галина Шәрәфетдинова.
Җиңүчеләр исемлеге бүген билгеле булачак.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез