Һөнәр сайлау ул сиңа күлмәк алыштыру гына түгел. Элек әти-әниләр балаларын шулай дип өйрәтә иде: «Сайлагансың икән, гомер буе шуңа тугры кал!» Хәзер исә яшьләр аптырап тормый: бүген табиб, укытучы булса, иртәгә – менеджер, социаль челтәрләрдә белгечкә әйләнәләр. Яхшымы бу, яманмы? Югары һәм һөнәри уку йортларында кабул итү кампанияләре башлаганчы, хезмәт базарындагы вазгыятьне янә чыгарылыш сыйныф укучыларының исенә төшерик әле.
Кемнәр кирәк?
Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, 29 майга китерелгән мәгълүматлар буенча Мәшгульлек үзәкләрендә 3645 кеше исәптә тора. Эшсезлек күрсәткече – 0,18 процент.
Бүген эш эзләүчеләр республика буенча уртача 14 вакансия арасыннан сайлый ала. Хәзерге вакытта эшче көчләргә 54179 буш урын бар. Бу икътисадның реаль секторының тотрыклы эшләвенә һәм барлык өлкәләрдә диярлек яңа эш урыннары булдыруга дәлил булып тора.
Машина йөртүче, инженер, пешекче, шәфкать туташы, табиб, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы, монтажлаучы, кондуктор, арматурачы, кече тәрбияче, укытучы... Болар – соңгы елларда республикага кирәкле һөнәрләр. Шул ук вакытта икътисадның реаль тармагында кадрларга ихтыяҗның 76 процентын квалификацияле белгечләр тәшкил итә. Шуларның 70 проценты – төзелеш белгечләренә, 30 проценты машиналар һәм җиһазлар җитештерүгә туры килә. Квалификациясез һөнәрләр арасында йөк ташучы, җыештыручы, урам себерүчеләргә ихтыяҗ саклана.
Яшьләр нәрсә сайлый?
«Учи.ру», «ЯКласс» платформалары, һөнәр сайлаганда, Россия мәктәп укучыларының кемнәрнең фикеренә колак салуын ачыклаган. Тикшерүдә ике мең бала катнашкан.
Укучыларның яртысыннан артыгы (53 проценты) һөнәрне үзләрен кызыксындырган өлкәләрдән чыгып сайлый. Танылган бизнесмен, блогер/инфлюенсерлар фикеренә колак салучылар 17 процентны тәшкил итә. Нибары 6 проценты гына әти-әниләр, укытучылар, дуслары киңәшенә игътибар итә.
Укучылар күбрәк робототехника, биотехнология, интернет-маркетинг, программалаштыру, финанс грамоталылыгы, психология белән кызыксына. Ә менә экология, медицина юнәлешләрен өйрәнергә теләүчеләр азрак.
Респондентлар фикеренчә, уңышлы карьера төзү өчен, мәгълүматны анализлый белү, яңа шартларга җайлашу, авырлыкка бирешмәү, логик фикерли белү кирәк.
Казанның 11 нче сыйныф укучысы Руслан Гатин икътисадчы булырга җыена.
– Юристлар, икътисадчылар болай да күп, дисәләр дә, мин моңа игътибар итмәдем. Техник белем минеке түгел. Яхшы икътисадчы булсаң, яхшы хезмәт хакы алырга мөмкин. Тик бездән генә тормаячак. Әгәр укырга керә алмасам, БДИ баллары җиткән белгечлекне сайларга туры киләчәк, – ди Тимур.
Башкаладагы 6 нчы гимназиянең директор урынбасары Гөлия Сафиуллина әйтүенчә, замана яшьләренең заводка, фабрикага эшкә барасы килми. Күбесе IT, дроннарга бәйле белгечлекләр сайламакчы.
– Быел мәктәпләрдә «Россия – минем офыкларым» дигән һөнәр сайларга өйрәтүче курслар укытыла башлады. Укучылар, әти-әниләр үзләре теләгән һөнәрләр турында сөйләүне сорый. Ярты ел буе үз сыйныфым белән шушы юнәлештә шөгыльләндем. Хезмәт базары да, яңа һөнәрләр дә кызыксындыра. Арада логист, биотехнолог, медицинада IT өлкәләре дә бар. Моңа кадәр туризм, менеджер кебек белгечлекләр популяр иде. Без укучыларны техникумнарга, заводларга да алып барабыз, – ди Гөлия Сафиуллина.
Үзгәртү
«Ирем адвокат булып эшләсә дә, гомер буе җырчы булырга хыялланды». «Мин – казначылык оешмасы белгече, әмма әти-әнием һөнәрен – укытучылык эшен дәвам иттермәвемә үкенәм. Шушы өлкәне күреп үскәч, миннән яхшы укытучы чыгар иде». «Хәзер соң инде, төпләнгән урыннан китә алмыйм», – диючеләр арада азмыни? Шул ук вакытта теләсә кайсы яшьтә дә башка һөнәргә күчүчеләр аз түгел.
Балтач районының Кили авылында яшәүче Гүзәл Хафизова һөнәр үзгәртүдән курыкмаган. Яратмаган һөнәргә ябышып яту дөрес түгел, дип саный ул. Ике ел инде йөз чакрым ераклыктагы авылдан Казандагы тернәкләндерү үзәгенә йөреп эшли.
– Белгечлегем буенча – тәрбияче. Бакчада дүрт ел хезмәт куйдым. Тик минем лаборант буласым килгән иде. Авылга кияүгә чыккач, бу хыялым тормышка ашты. Фермада миңа дигән урын табылды. Эш урыны беткәч, кибетче булдым. Социаль хезмәткәр, авырган авылдашыма «сиделка»... Соңгы вакытта авыру балаларны карыйм. Яңа өлкәгә күчеп, яратып эшләгәндә икенче сулыш ачыла, – ди 50 яшьлек Гүзәл Хафизова.
Чаллыда яшәүче Алсу Габделганиевага – 79 яшь. Ул үз гомерендә 15ләп һөнәр алыштырган. Медицина хезмәткәре, сәүдә өлкәсендә юрист-консультант, укытучы, тәрбияче...
– Медицина курсларын тәмамлагач, шәфкать туташларын укыттым. Яхшы белгеч буласым килде. Китапханәдә укымаган китабым калмады. Тик шуны аңладым: кеше үз сәламәтлеге буенча бармакка бармак та сукмый, һаман табиблардан таләп итә. Шуңа күрә туеп, башка эшкә киттем, – ди Алсу апа.
Вазгыять
«Дарвин» заманча белем бирү мөмкинлеген үстерү фондын оештыручы Галина Ахмеровафикеренчә, профориентация эше ахырга кадәр хәл ителмәгән. Әмма дәүләт, бизнес игътибары ярдәмендә әкренләп үзгәрә бара.
– Хәзер мәктәпләрдә һөнәргә өйрәтү дәресләре керә, киләсе елда аларның саны тагын да күбрәк булачак. «Кадрлар» илкүләм проекты оешма җитәкчеләренең профориентация һәм белем бирү өлкәсендә дә катнашуын арттырды, – ди белгеч. – Яшьләр белән аралашу алымнары да үзгәрә. Ниндидер бәйрәмнәрдә генә түгел, ел дәвамында очрашулар узуын күзәтәм. Бизнес та үз культурасы белән укучылар, студентларны таныштыруын дәвам иттерә. Узган ел Superjob порталы уздырган сораштыруда катнашучы әти-әниләрнең яртысы һөнәри юнәлешкә бәйле чараларның ешрак үтүен җиткергән.
Галина Ахмерова әйтүенчә, бүген кадрлар кытлыгы барлык өлкәдә дә сизелә. Вакансияләр резюмелар саныннан күбрәк. IТ компанияләр яңа кешеләр яллаудан тәҗрибәле хезмәткәрләр чакыруга күчә. Калган өлкәләр элеккечә үк тәҗрибәсе әллә ни зур булмаган хезмәткәрләр чакырып, аларны укытырга да риза. Сәнәгать компанияләре яшьләрне үзләренә ешрак чакыра башлады. Монда аларга «Профессионалитет» та ярдәм итә.
– Укучыларның һөнәр сайлавы һаман да хезмәт базарына туры килеп бетми. Икътисад, идарә, IТ һәм программалаштыру, маркетинг һәм башка юнәлешләр популяр булып кала. Сайлау популяр вуз юнәлешләренә дә бәйле, берничә ел эчендә генә тиз үзгәрешләр булмаячак. Сәнәгать, инженерлык һәм фәнни производстволар үзләренең җәлеп итүчәнлеген арттырсын иде. Республикада һөнәрләрне популярлаштыру буенча бик күп чаралар үтә, – диде ул.
Фикер
Ирек Ризванов, Казан мәгариф идарәсе башлыгы:
– Хәзерге вакытта балаларның күбесе һөнәрләрен сайлаган, дип уйлыйбыз. Чөнки алар уку йортларына кирәкле сынауларны алдан ук сайлады. Күпчелек информатика, җәмгыять белеме, география, химия фәннәренә өстенлек бирде. Информатика – иң популяр фән. Әле сайланмаган булса да, куркыныч түгел. Төрле юнәлешләрне карап, үзләрен сынарга курыкмасыннар, яңа юнәлешләргә омтылсыннар. Яшьләрне техник белгечлекләр дә, гуманитар һөнәрләр дә кызыксындыра. Яхшы укытучылар, табиблар да кирәк.
Татарстанда кадрлар кирәк булган өлкәләр
- Сәнәгать – 27,4% (14, 8 мең кеше).
- Сәламәтлек саклау, мәгариф, фән, дәүләт хезмәте – 11,3% (6,1 мең).
- Төзелеш һәм ТКХ – 8% (4,3 мең).
- Сату һәм халыкка хезмәт күрсәтү – 7,1% (3,9 мең).
- Транспорт – 3,9% (2,1 мең).
- Авыл хуҗалыгы, экология, ветеринария – 1,8% (1 мең).
- Мәгълүмат технологияләре, телекоммуникацияләр, элемтә – 1-1,2% (0,7мең).
- Тармакара һөнәрләр һәм белгечлекләр – 39,3 (21,3 мең).
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез