Бүген Татарстанда кыска вакытлы яңгыр явачак

12 августта, Татарстанда җылы, әмма шул ук вакытта дымлы һава торышы көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак. Көндез кайбер урыннарда яшенле яңгырлар явачак.

Төньяктан көчле җил исәчәк. Төнлә һава температурасы 5...10 градус була. Көндезге сәгатьләрдә һава +19... +24 градуска кадәр җылыначак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

һава торышы

Көн хәбәре