Эш визиты хакында ведомствоның рәсми сайтында хәбәр ителгән. Министр "РОСТКИ: Россия һәм Кытай - үзара файдалы хезмәттәшлек" халыкара форумының пленар утырышында чыгыш ясаячак дип көтелә. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашачак дип фаразлана.
Инде хәбәр иткәнебезчә, 7-8 сентябрьдә Казанда Россия - Кытай халыкара форумы уза. Чарада илнең 57 төбәгеннән, 24 чит илдән 5,5 мең кеше катнаша.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез