Кешеме, хайванмы? Моннан 3 ел элек олы кызым алдына шундый сорау килеп басты. Югары уку йортын сайлар вакыт җиткәч, икеләнеп калды ул. Сигезенче сыйныфтан бирле табиб булырга хыялланып йөргән җиреннән тотты да ветеринар һөнәрен сайлады.
Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә уку җиңел түгелен белә иде ул. Заманында бабасы шушында белем алып чыгып, әле хәзер дә малның һәр күзәнәген белеп дәвалый. Димәк, яхшы укыталар. Иң кызыгы практикада башланды. Авылда гына песи белән эткә әллә ни игътибар юк икән ул! Ә шәһәрдә алар кадер-хөрмәттә яши. Хуҗасы булганнары, әлбәттә.
– Күбесенең авырулары кешеләрнеке кебек. Соңгы вакытта хайваннар арасында да яман чир белән интегүчеләр шактый. Этләр һәм мәчеләрдә күкрәк яман шеше дә еш ачыклана. Андыйларның шешен алып ташлыйлар, химия терапиясе ясыйлар. Бөер авырулары да күп очрый. Вируслы чирләр белән дә бик күп мөрәҗәгать итәләр. Кыскасы, хайваннарга да вакытында табибка күренергә, кирәк икән, даруларын эчертеп торырга кирәк, – ди булачак ветеринар.
Бервакыт клиникага бер ханым куянын алып килгән. Теше авырткан озынколакны наркоз белән дәваларга туры килгән.
– Клиникага килүгә үк хайваннарның хуҗаларыннан дәваларга рөхсәт сорыйбыз. Ул-бу була калса, җаваплылык – хуҗасында. Килешүдә шулай языла. Кайберләренең мантып китә алмаячагы алдан ук күренә, шуңа күрә хуҗаларын кисәтеп куябыз. Ә теге куянга берни булмый төсле иде. Инде табиб тешләрен ямап, тигезләп тә бетергән иде. Тик озынколак күзен ачмады: йөрәге наркозны күтәрә алмады, – ди Дилә. – Кешеләр аеруча эт белән мәчегә бик каты ияләшә икән. Аларның гомерен саклап калу өчен булган барлык акчасын чыгарып бирергә әзер хуҗалар бар. Узган атнада бер зур этне алып килделәр. Хуҗабикәсе үксеп-үксеп елый. Зинһар, ярдәм итегез, ди. Этнең хәле безнең клиникага килгәч, бөтенләй начарланды. Сулыш алуы кыенлашты. Кислород сулаткач кына бераз уңайланып китте. УЗИ этнең үпкәсендә яман чир икәнен күрсәтте. Бер атна буе химия терапиясе ясадылар. Үпкәсендәге шешен дә алдылар. Әмма эт озак яши алмады. Бер ай дигәндә үлеп китте. Шәһәрдәге эт-мәчеләргә карыйм да, авылныкыларны кызганам. Мондагы кебек кадер-хөрмәт күрсә, нишләр иде икән алар?! Кайда гына булса да, иң мөһиме – җаваплылык. Алгансың икән – ташлама. Хуҗасы калдырып киткәч, сабый бала кебек елаган эт-мәчеләрне күп күрдек. Күзләрендәге сагышны әйтеп аңлатырлык түгел.
Шәһәрдә хайван асрау арзан эш түгел. Аларны дәвалауның уртача бәяләрен белештек.
Өйгә табиб чакыру (көндез) – 500, төнлә –1000 сум;
мәчене стерильләштерү – 4000, этне – 8000 сум;
кан анализы – 1000 сум;
бер биохимик күрсәткеч – 200 сум;
бәвел анализы – 1500 сум;
тизәк анализы – 800 сум;
УЗИ (бер орган) – 500 сум;
ЭКГ – 2000 сум;
тештәге ташны алу – 1500 сум;
печтерү: мәчене – 2000 сум, этне – 3000 сум;
вакцина ясау – 1800 сумнан.
Хайванны яндыру – 1500 сум, аерым эшләсәң – 4000 сум.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез