Илдәге мигрантларның гомуми саны да азаеп, 7 миллионнан 6,4 миллионга калган. Вакытлыча яшәү өчен бирелгән рөхсәтләр саны – 19,5 процентка, даими яшәү өчен бирелгәннәре 39,6 процентка кимегән.
Мигрантлар тарафыннан кылынган җинаятьләр дә 39,1 процентка азрак теркәлгән. Чит илдән килүчеләр 14,4 мең җинаять, шул исәптән 5,9 мең аеруча авыр җинаять кылган (50,8 процентка кимегән). Ә менә илдән куу һәм вакытлыча яшәү срогын киметү турында карарлар – 2,6 тапкыр, илгә кертмәү очраклары 1,7 тапкыр арткан.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез