Газетага язылу

Чәчәкләр үстерүче Хәлимә Миннегалимова: «Эустомаларны гел тәрбияләп торырга кирәк»

Эустомаларны берәүләр тәрәз төбенә көзен үк чәчеп куйса, ә икенчеләр декабрь–февральдә генә утырта башлый. Әлеге нәзберек, әмма шул ук вакытта бик тә нәзакәтле чәчәкләрне үстерү барлык бакчачының да кулыннан килми. Аны үстереп караганнардан киңәшләр сорадык.

Чәчәкләр үстерүче Хәлимә Миннегалимова: «Эустомаларны гел тәрбияләп торырга кирәк»
ru.freepik.com

Нурлатта яшәүче бакчасы Хәлимә апа Миннегалимова эустомаларны (ирланд розасы) көздән үк чәчеп куйган инде. Узган ел беренче тапкыр үстереп караган икән. Алдан яхшылап серләрен өйрәнгәнгәме, көйсез чәчәкләрнең көен тапкан үзе. Сораганнарга сатарга да өлгергән. 

– Җирдә казынырга яратам. Төрле чәчәкләр үстереп, бакчама ямь өстим, ә җаныма рәхәтлек алам, – ди лаеклы ялдагы бакчачы. – Туфракның барлык үсентеләргә ярый торганын сатып алам. Пластик савытлар әзерлим. Чәчкәндә орлыкларын күмеп торырга кирәкми. Эустома парник эффектын ярата. Суны пульверизатордан сиптерәм. Парлансын өчен савытның капкачын ябып куям. Бер атнадан соң гына ачам. 5–10 минут җилләтеп алам. Суны күп сипмәгез. Ике атнадан яки бер айдан тишелеп чыгарга да мөмкин. Орлыктан күп нәрсә тора. Россия фирмаларыныкы озаграк тишелә. Төрле орлыклар сайлыйм. Эустомаларга көнгә 16 сәгать яктылык кирәк. Шуңа күрә фитолампа астында тотам. 3–4 яфрагы чыгуга, аерым стаканнарга күчереп утыртам. Гадәти суга гына исләре китми. Махсус ашламалар сатып алам. Башта тамырлансын өчен, аннан чәчәк атсын өчен кирәк бу. Шулай ук банан, йомырка кабыкларын да суда төнәтеп сибәм. Йодны бер дә сипкәнем юк. Сабый бала кебек карарга кирәк әлеге чәчәкләрне.

Эустомаларны җәй көне урамга чыгарып утырта да көзен кире өенә кертә Хәлимә апа. Өйдә дә чәчәкләре белән сөендерәләр икән. Кайберләре кышны чыга алмый. Эустомаларның холкы әнә шундыйрак.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре