«Чәчкап альбомы»: Без бел(мә)гән тарих

Казан каймасы турындагы мәгълүматларны берәмтекләп җыючы, аларны кадерләп саклаучы һәм кирәкле урыннарга җиткерүче Кайбыч районы башлыгы урынбасары Рамис Хәялиев тагын бер шатлыгы белән уртаклашты.

Бу хакта ул миңа шактый еллар элек сөйләгән иде. Сугыш вакытында авылда окоп казуда эшләгән бер апа аңа: «Кайсыдыр елда Чәчкаптагы хәлләр турында ниндидер бер журналда бик күләмле генә язма укыган идем. Окоп казуда катнашкан язучылар, композиторлар турында иде ул. Шигырьләре дә бар иде», – дигән. Күләмле дә, шигырьле дә булгач, ул вакытта без «Совет әдәбияты» (бүгенге «Казан утлары») булгандыр дигән фикергә килгән идек. Шулай булып чыкты да.

Бу хакта 1966 елда «Совет әдәбияты» журналында радиокомитетта эшләгән Җәүдәт Фәйзи язып чыккан. Ул анда Гамир Насрыйның «Ундүрт юлчы турында әкият»ен искә алган.

Җәүдәт Фәйзи истәлекләре

– Архивымны актарганда күземә ноталар альбомы чагылды. Аның таушалган битләрендәге Гадел Кутуй һәм Гамир Насрый кулы белән язылган шигырьләргә, поэмага, газеталардан кисеп ябыштырылган материалларга, хатларга, җыр текстларына берәм-берәм күз кертеп чыктым. Моннан 25 ел элек булган вакыйгалар күз алдыма килеп басты.

1941 елның шомлы көзе иде. Гитлерчылар Мәскәүгә ыргылалар. Оборона корылмалары булдыру өчен хезмәт фронты ачылды. Институтларда, учреждениеләрдә оештырылган аерым бригадалар төзелешкә – Кайбыч, Буа районнарына җибәрелделәр. Без дә, Татарстан радиокомитетында эшләүчеләрдән 14 кешелек бригада, Кайбыч районындагы Чәчкап авылына барып, җир казу эшенә керештек. Безнең бригадада бухгалтерлар да, машинисткалар да, дикторлар да бар иде. Алар арасында әдәби редакциядән – Гадел Кутуй, Идрис Туктар, Гамир Насрый, музыкаль редакциядән – Рөстәм Яхин һәм мин.

Безне хуҗалары ташлап киткән, тәрәзәләре такталар белән кагылган бер өйгә урнаштырдылар. Үзебез ашарга әзерлибез, үзебез, утын тапсак, ягабыз. Шуның өчен чиратлап дежур торабыз. Дежур көннәрендә Гадел Кутуй да, Гамир Насрый да, Идрис Туктар да, үзара дусларча шаярып, эпиграмма- парчалар язалар. Әнә шул экспромтларның кайберләре минем ноталар альбомында сакланган. Бөек Ватан сугышының авыр көннәрендә дә елмая белгән Гамир Насрыйның һәм Гадел Кутуйның бригаданың күңелен күтәрү теләге белән шул вакытта шаярып язылган әсәрләре белән укучыларыбызны таныштыруны үземнең бурычым итеп саныйм. Гамир Насрый әле Чәчкапта эшләгән чакта ук бик тиз арада «Ундүрт юлчы турында» дигән әкият-поэма язган иде. Казанга кайткач, ул аның бер нөсхәсен миңа бүләк итте. Анда авторның кулы белән язылган шундый сүзләр бар:

«Җәүдәт иптәшкә!

Хезмәт фронтында бергә эшләгән көннәрнең истәлеге булсын!

Гамир Насрый. 6.11.42. Казан. Радио».

Ундүрт юлчы турында

Гамир Насрыйның поэмасында радиокомитеттан җир казу эшләренә киткән 14 кешенең юл мәрәкәләре белән башлана. Ормар станциясендә поезддан төшеп, Мүчермә, Мамадыш-Әкил авыллары аша килә алар Чәчкапка. Юлга алган запаслары бик тиз бетә. Кәбестә, кишергә генә калгач, эчләре китеп, хәлләре бетеп, Чәчкапка көч-хәл белән килеп егылалар. Аннан ул Чәчкаптагы хәлләр турында яза, күбесен юморга корып, бергә килгән иптәшләренә характеристика бирә. Кыскасы, көндәлек тормышны сурәтләп бара.

1942 елның язында Гамир Насрый, запастагы офицер буларак, фронтка китә. «Шул сәбәпле әкиятнең дәвамы язылмый калган булырга тиеш», – дип фараз кыла Җәүдәт Фәйзи.

Көндәлек

Үзе әйтүенчә, композиторның «Чәчкап альбомы» – көндәлек формасында. Кайбер истәлекләрне сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

«...Чәчкапта безнен төп эшебез, ялгышмасам, киңлеге һәм тирәнлеге өч метрлы окоп казу... Көннәр кинәт суытып җибәрде. Җир туңган. Күбрәк лом белән эш итәргә туры килә. Норма безнен өчен зур. Минем янәшәмдә генә кирпеч заводыннан килгән Әхәт Шәкүров дигән таза егет эшли. Без барыбыз да аның осталыгына сокланабыз. Бары Гадел Кутуй белән Идрис Туктар гына аңардан калышмаска тырышалар. Калганнарыбызга кая ул – уйлавы да көлке...».

«...Ул көннәрдә безнең төзелештә «Кызыл Татарстан» газетасының күчмә редакциясе төзүчеләр өчен генә бер битлек махсус листовка чыгара иде. Көннәрнең берендә шул редакциядә эшләүче язучы Газиз Иделле миңа яңа номерны сузып:

– Мә, үзең турында укы! – диде.

15 ноябрьдә чыккан бу номерда Гадел Кутуйның Әхәт Шәкүров һәм минем турында язылган кечкенә генә очеркы басылган. Кай арада язган ул? «Язам», – дип тә әйтмәде бит.

Композитор һәм эшче

Караңгы төшеп килә. Эш көне тәмамлана. Кайберәүләр инде ял итәргә, өйләренә кайтырга җыена. Ә композитор Җәүдәт Фәйзи, үзенең бүгенге эшеннән әле канәгатьләнеп җитмичә, норманы үтәү һәм арттырып үтәү өчен, тагын да күбрәк көч куеп эшләвен дәвам итә.

Җәүдәт Фәйзи – халык арасында гаять популяр булган бик күп җырларның

авторы. Ул «Комсомолка Гөлсара», «Кавалеристлар җыры», «Яңгырар безнең җыр», «Гармун» кебек гүзәл җырлар тудырган талантлы композитор. Биредә эш вакытында да ул иҗат эшен туктатмый. Илһамлы минутларда ул бер-бер артлы яңа мелодияләр тудыра. Тик менә төзелеш эшендә үз иҗатындагы кебек зур уңышларга әле ирешә алмаганлыгы аны бик борчый һәм ул монда да зур уңышлыклар яулап алу өчен, эшкә үзенең бөтен көчен бирә.

...Эш барышында Әхәт «Гармун» көен сузып җибәрде. Моны ишеткәч, композиторга кинәт җиңел һәм рәхәт булып китте. Үзе иҗат иткән җырның төзелеш мәйданында шулай тирән мәгънәле, моңлы, көчле булып, стахановча хезмәткә, Ватаныбызның куәтен ныгытуга рухландырып яңгыравы арыганлыкны бөтенләй оныттырды, эштә һәм иҗатта яңа дәрт тудырды. Композиторның һәм эшченең, язучының һәм колхозчының шулай кулга-кул тотынышып, үз Ватаннарын ныгытуда армый-талмый эшләүләре бүтән тагын нинди илдә булуы мөмкин!..»

Гадел Кутуй

«...Декабрь урталарында мин иптәшләремне калдырып, Чәчкаптан Казанга кайтып киттем. Сәбәбе: «Башмагым»ны язып бетерергә тиеш идем. Эшем шушы хезмәт фронтына китү белән өзелгән иде. Опера театрының соравы һәм ул вакыттагы Татарстан Верховный Совет Президиумы председателе Гали иптәш Динмөхәммәтов күрсәтмәсе буенча, музыка язуымны дәвам итәр өчен, мине өйгә кайтарып җибәрделәр. Калган иптәшләремнән Гадел Кутуй декабрь азагында һәм калганнары гыйнвар урталарында Казанга кайттылар. Барыбыз да радиодагы үзебезнең язу өстәлләребез янына утырып, төп эшебезгә тотындык.

«Башмагым» тиз арада язылып бетте. 1942 елның 1 мартында аның премьерасы Татар опера һәм балет театры сәхнәсендә зур уңыш белән үтте.

...Гамир Насрый да, Гадел Кутуй да, Идрис Туктар да минем иҗат шатлыгым белән уртаклаша алмадылар. Алар үз ирекләре белән Бөек Ватан сугышы кырларына китеп, көрәк урынына кулларына корал алганнар иде инде.

1942 елның көзендә мин Гадел Кутуйдан Чәчкапны, дусларын сагынып язган хат алдым.

«Җәүдәт дус!

Өйдән язылган хат аша синең җылы сәламең иреште. Искә төшерүең өчен рәхмәт. Бу хатны алу белән теге Чәчкаптагы көйне җырлап җибәр. Иҗатыңа уңышлык телим. ...Ут астында калганда да, яңгырда чыланганда да Казан һәм сез истә торасыз. Шул дәрт бирә, шул җылыта. Эх, сиңа да бу сугышны бер күрәсе иде – мәңге онытылмаслык көй чыгарыр идең. Сугыш ифрат көчле бара. Җир яна, һава ярыла, дошман блиндажлары йомычкага әверелә. Мин үземне үлмәм дип уйлыйм. Көч җитсә, яхшы әсәр язарга исәп. Тормышның кадерен белегез, һәр минутыңны файдалы уздыр. Иң авыр минутта да башыңны имә, көчле бул.

Кулыңны кысып: Гадел. 29.9.42.»

Бу хәлләргә чирек гасыр вакыт узып китте. Яңа яшь буын туды. Алар тыныч тормышта зур иҗади эш алып баралар. Ә без – Чәчкапта оборона эшләре алып барган 14 кеше – тәмам өлкән яшькә җиттек. Кайберләребез безнең арада юк инде. Алар уянмас йокыга талдылар. Гадел Кутуй сугышның безнең өчен җиңү белән бетүен күрсә дә, үзенең Казанына кайта алмады. Аның данлы кабере Польша җирендә.

Гамир Насрый сугыштан соң күп кенә матур җырлар, драма әсәрләре язып, татар музыка сәнгатенә һәм әдәбиятына шактый өлешен кертеп, вакытсыз арабыздан китте.

Һәрвакытта күтәренке күңелле, ачык табигатьле өлкән язучы Идрис Туктарга 70 яшь тулу көнен Татарстан җәмәгатьчелеге җылы итеп билгеләп үтте. Тормышының соңгы 25 елында ул күп кенә хикәяләр, парчалар, фельетоннар язды. Ниһаять, «Ике егет» романын безгә бүләк итте.

25 ел элек бер-ике генә әсәре булган Рөстәм Яхин – хәзер танылган композитор.

Әйе, Чәчкаптагы альбомым күптәнге көннәр истәлеген хәтеремнән казып чыгарырга ярдәм итте.

29 сентябрь, 1966 ел».

7–8 март көннәрендә Камал театрында тарихта беренче тапкыр Җәүдәт Фәйзинең Таҗи Гыйззәт либреттосына язылган музыкаль комедиясе куелачак. Рамис Хәялиев бу әсәрне турыдан-туры Чәчкапка бәйле дип саный.

– Башка бер чыганакларда, – ди ул, – мондый хатирәләр бар. Бервакыт шулай Гадел Кутуй: «Болай күңелсезләнеп йөреп булмый бит инде. Берәр күңелле нәрсә яз әле», – дип мөрәҗәгать итә. Шуннан Җәүдәт Фәйзи уйланып йөри башлый. Либретто яз әле дип, Таҗи Гыйззәткә чыга. Көйләрне башында йөртә һәм, Казанга кайтып, язып бетерә. 1 мартта премьера була. Күрәсез, икенчесе дә нәкъ шушы көннәргә туры килә. Бу премьера алдыннан халык аның тарихы турында белеп торсын иде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре