Чәкчәк нәрсәне саклый?

Без Татарстанның тирән һәм бай тарихлы республика булуы белән мактанырга һәм шулай дип мактаганнарын ишетергә күнеккән инде. Ә ул тарихны саклауның бәһасе нинди соң? Бу җәһәттән Татарстанда ниләр эшләнә һәм эшләнәчәк? Чәкчәкнең тарихи мирасны саклауда ни катнашы бар? Бу һәм башка сорауларга җавапны Татарстанның Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты коллегиясе утырышында эзләдек.

Мираслы ел

Узган ел Татарстанда 112 тарихи объект тәртипкә китерелгән. Бу – рекорд. 17 сендә тулы торгызу эшләре башкарылса, калганнарында ремонт булган. Акча теленә күчерсәк, бу эшләргә барлыгы 6 млрд сумга якын акча тотылган.

– 4,8 млрд сум – республика бюджетыннан, 197,3 млн сум – федераль акча. Калганнары – хәйриядән килгән акча, – диде Татарстанның Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин.

Торгызу эшләре тулысынча тәмамланган мәдәни мирас объектлары арасында Казанның Яңа Татар бистәсендәге «Ак мәчет» тә бар. Хәтерләсәгез, 1801 – 1805 елларда төзелгән әлеге иман йорты үз ишекләрен узган елның октябрендә ачты. Моннан тыш, Казандагы Алафузов театры да сафка басты. Хәзер анда «Созвездие-Йолдызлык» хәрәкәте «яши».

– «Тарихи хәтер» федераль проекты кысасында «Иске таш» мәчетендә дә реставрацияләү эшләре төгәлләнде. Мәчет янындагы территорияне генә тәртипкә китерәсе калды, – дип сөйләде комитет башлыгы.

Быел исә Кукмара районының Мәчкәрә авылындагы 1791 елга караган мәчетне ачарга ниятлиләр. Узган елның декабрендә иман йортына ярымай куелды. Зәй районының Югары Баграж авылындагы Троицк чиркәвенең һәм Биектау районының Айбаш авылындагы мәчетнең дә ишекләре быел ачылачак.

Торгызырга кеше юк

Кыскасы, Татарстанда бөтенләй дә начар хәлдә булган мәдәни мирас объектлары кими. Һәм алар, һәйкәл булудан туктап, халыкка хезмәт итә. Әмма бу эшне тагын да җанландыру өчен берничә киртә бар.

– Аңлашыла инде, мәдәни мирас объектларын торгызу капиталь ремонт ясауга караганда кыйммәткәрәк төшә. Бу бәягә реставрация материалларының кыйммәт булуы һәм, әйтик, реставрацион кирпеч кебек материалларның җитмәве йогынты ясый, – дип санады Иван Гущин. – Ә иң авырткан урын – кадрлар җитмәү. Бүген Татарстанда Россия Мәдәният министрлыгы аша аттестация узган нибары 245 белгеч бар. Ә рәссам-реставраторлар бездә, гомумән юк.

Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева бу мәсьәләгә карата игътибарны бермә-бер арттырырга кушты һәм аны үз контроленә алуын әйтте.

80 еллыкны каршылап

Быел без Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын каршы алачакбыз. Иван Гущин сүзләре белән әйтсәк, Татарстанның җиңүгә керткән өлеше бик зур һәм, билгеле, республикада аерым статуска ия, Бөек Ватан сугышына бәйле булган тарихи объектлар да күп.

– Узган ел гына да бердәм реестрга шундый 11 объект өстәлде. Яңа ачыкланган объектлар исемлеге дә тулыландырыла. Әйтик, «Казан каймасы» территориясенең бер өлеше дәүләт карамагына алынды. Безнең белгечләр тарафыннан Кайбыч районында 50 мең км2 мәйданлы участок чикләре билгеләнде, – дип сөйләде комитет башлыгы.

Татарстан мәдәни мирасы – саннарда

3421 мәдәни мирас объекты ачыкланган

2780 археологик мирас объекты

641 архитектура һәм шәһәр төзелеше объектлары

1888 объект Россия халыкларының мәдәни мирас объектларының бердәм дәүләт реестрына кертелгән

446 объект федераль әһәмияткә ия

Баллы сөйләшү

Россия Мәдәният министрлыгының мәдәни мирасны саклау буенча дәүләт департаменты башлыгы Роман Рыбало, соңгы арада чәкчәкнең популяр булуыннан файдаланыптырмы, бер кызыклы тәкъдим белән чыгыш ясады.

– Уенын-чынын бергә кушып әйтәм, әлбәттә, әмма чәкчәкне Казанның тарихи җирлеген саклау җәүһәре итәргә тәкъдим итәм, – диде ул коллегия утырышында.

Аның бу фикерен Россиянең Һәйкәлләр һәм истәлекле урыннарны саклау буенча Халыкара советның (ИКОМОС) Илкүләм комитеты президенты Леонид Кондрашев та хуплады. «Казан бит – бик күп юнәлешләрдә алдынгы шәһәр. Нишләп мондый эшне башлап карамаска?! Ә без дегустациягә килербез», – диде ул.

Фикер

Ләйлә Фазлыева, Татарстан премьер-министры урынбасары:

– 2025 елда без барыбыз бергә яшьләребезгә янә бер кат Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турында искә төшерергә, җиңү алып килгән кешеләр турында сөйләргә һәм хәзерге көндә Ватан алдындагы бурычларын үтәүчеләргә тагын да игътибарлырак булырга тиеш.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре