Газетага язылу

Чакырылыш буенча хезмәт итүчеләрне янгын сүндерүгә җибәрү турында закон кабул иткәннәр

Россиядә чакырылыш буенча хезмәт итүче солдатларны Федераль янгын хезмәтендә (ФПС) эшләтергә рөхсәт иткәннәр. Дәүләт Думасы депутатлары бу җәһәттән закон проектын икенче һәм өченче укылышларда кабул иткән, дип яза “ТАСС”. Шулай итеп, “Янгын куркынычсызлыгы турында”, “Оборона турында” һәм “Хәрби бурычлар турында” законнарга үзгәрешләр кертеләчәк.

Моннан тыш ФПС хәрби подразделениеләренең җаваплылык зонасы киңәйтелә. Моңа кадәр алар билгеле бер административ-территориаль берәмлекләрдә авария-коткару эшләре өчен генә булдырылган.

Ел башында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы запаста торучыларны Украина һөҗүмнәреннән соң янгын сүндерүгә җәлеп итү тәкъдиме белән чыккан иде. Февраль аенда МЧС башлыгы Александр Куренков хәбәр иткәнчә, кадрлар җитмәү сәбәпле, һәр ел саен 5 меңгә якын “срочник” министрлыкка янгын сүндерү подразделениеләренә җибәреләчәк. Моңа кадәр ул хезмәт хакының түбән булуы сәбәпле, коткару хезмәте подразделениеләреннән кадрларның китүен төп проблемаларның берсе буларак атап үтте.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре