Чатыр тауда ниләр бар?

1972–1973 елларда Азнакайда укытучы булып эшләгәндә үк Татарстанның иң биек ноктасы саналган бу тауның башына менгәнем бар иде. Ул чакта район комсомол комитетының беренче секретаре булган Әнәс Исхаков алып менде мине. Хезмәт юлым башланган район булгангамы, Азнакай минем күңелдә аерым урын алып тора.

Телевидениедә, башта балалар өчен тапшырулар, аннан соң музыкаль тапшыру редакцияләрендә эшләгәндә, җай чыккан саен яки үзем җай китереп, Азнакайга еш бара торган идем. Һәм барган саен Чатыр тау түбәсенә менми калмый идем. Нәкъ менә түбәсенә! Тауның биеклеге 321,7 метр, диләр. Безнең Арчада иң биек урын Кишет каланчасы булгандыр мөгаен, 44 метр тирәсе биеклектә ул, шуннан торып тирә-як авылларны, шакмак-шакмак булып торган иген басуларын күреп була иде. Ә Чатыр тау Кишет каланчасыннан җиде тапкырдан артык биек булып чыга.

Менә шуннан монда Емельян Пугачев булганлыгы турындагы риваятькә ышанмас җиреңнән ышанасың инде. Әллә ничә дистә чакрымдагы авыллар, елгалар, урманнар күренә моннан, сугыш тактикасын күзаллау өчен менә дигән урын.

Кеше гасырлар буе Чатыр тауга тартылган. Моның сәбәбен бер сүз белән генә аңлату кыен. Мин Азнакайда эшләгәндә, Минтимер ага Шәймиевнең Чатыр тауны күрергә килгәләп йөрүе турында да сүзләр ишетелде. Азнакайга эш белән килгәч тә тау башына алып менгән булырлар иде инде аны юкса.

Мин әле Азнакай егете, халык шагыйре Марсель Галиевнең Чатыр тауда еш булуын, үрмәләп-шуышып дигәндәй, төрле үсемлекләрне, бөҗәкләрне фотога төшереп йөрергә яратуын да беләм. «Монда бөҗәкләр дә, яфраклар да, чәчәкләр дә, куаклар да башка», – дигәнрәк сүзләр әйтә иде ул.

Бүген Чатыр тау төрле халыкларның рухи ихтыяҗларын да канәгатьләндерә әле. Тау итәгендә күптән түгел инде менә унбишенче мәртәбә төрки халыклар иҗаты бәйрәме үткәрелде. Кызганыч ки, үзем бара алмадым, әмма район җитәкчелеге, Азнакайдагы дусларым сөйләгәннәр аша хыялланып утырдым. Күңел тәки Чатыр тауга омтыла. Бу хакта Азнакай җырчысы, дустым Миргаяз Шәрәфиевкә дә әйткән идем. «Бәй, кил, тауга бергә менеп җырлашып утырырбыз», – диде. Барам, Алла боерса, барам. Чатыр тау безнең ата-бабаларыбыз рухын саклый.

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин сүзләре белән әйтсәк: «Чатыр тау җыены төрле милләт халыкларының дуслыгын ныгытуда, ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләре, изге йолаларын, көй-моңнарын яшь буынга җиткерүдә зур роль  уйный».

Чатыр тау җыенында берничә мәртәбә булганым бар. Ялгышмасам, баштарак анда Азнакайның һәм Башкортстанның фольклор ансамбльләре генә катнаша иде. Әйтүләренчә, быел Россиянең төрле төбәкләреннән, Татарстан районнарыннан җәмгысы кырыклап фольклор коллективы килгән. Әле елдан-ел төрле бәйгеләр, уеннар да өстәлә бара икән.

Чатыр тау – Татарстанның иң биек ноктасы гына түгел, ә тарихыбызны, рухи кыйммәтләребезне саклаучы изге бер урын.

Чатыр тау җыенында «ВТ» фотохәбәрчесе Илдар Мөхәммәтҗанов та катнашкан иде. Ул төшергән фоторәсемнәрне карап, сез дә бер рухланып-хыялланып алыгыз әле.

https://vatantat.ru/2025/07/174909/

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Торак пунктларда иинфраструктураны үстерү” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре