Кайчандыр, туган ояларында канат ныгытып, читкә очкан кошлардай дөньяның төрле почмакларына сибелгән милләттәшләребез ни хәлдә икән? Баштагы мәлләрдә нинди кыенлыклар белән очрашкан алар? Туган телләрен читтә ничек саклыйлар? Сәхифәбез кунагыннан шул хакта сораштык.
Айгөл Камилла Тимчишин (Чикаго, АКШ):
– Татарстаннан китү теләге юк иде. 2004 елда мин Түбән Новгород дәүләт лингвистика университетының Чаллы филиалына укырга кердем. Анда укучы студентлар һәр җәйне Америкага тәҗрибә тупларга оча иде. Бу, билгеле, кыйммәтле тәҗрибә, алар шул вакыт эчендә барып кайтырга киткән акчаны артыгы белән эшли алулары турында сөйли иде. 2007 елда миңа да барып кайтырга мөмкинлек чыкты. Эш мәсьәләсен генә алдан хәл итә алмадым, июль азагында гына урнаша алдым. Ул вакытта Татарстанга бер ел укуымны капларлык акча җыеп кайту турында хыяллана идем. Әнием акчаны көчкә җиткерде, мин укыган университет – иң кыйммәтлеләрнең берсе иде. Үзем уйлаган вакытка тиешле сумманы җыя алмагач, мин калдым. Эштә дә яраттылар үземне. Аннан 2008 елгы кризис башлангач, тагын кайтмый калдым. Америкада яши башлаганда, тел белмәү кыенлыгы юк иде, өч ел университетта өйрәнгәннәрем ярдәм итте. Күпмедер вакыт тәҗрибә булмау гына сиздерде. Башка кыенлыкларга килгәндә, әниемне, туганнарымны, дусларымны күрмәү авыр булды. Чит илдә син үзеңә генә таяна аласың. Авырганда да эшләргә туры килде. Тагын бер үзәккә үткән кыенлык: машина алганчы җәяү күп йөрергә туры килде, ә кыш көне шәһәр читендәге тротуарларны чистартмыйлар, киресенчә, кар өеп китәләр. Автобустан чыккач, ярты сәгатьләп шул карны ерып барырга туры килә иде. Иртәрәк килгәнгә, 1,5 сәгать юеш аяк белән урамда көтә идем...
Татар телендә һәрдаим сөйләшергә тырышам: әнием белән аралашып торам, русча эндәшүчеләргә дә татарча җавап бирәм. 2019 елда «Чикаго татарлары» оешмасына нигез салдык. Төрле чаралар оештырабыз. Тукайның туган көненә балаларым «Туган тел»не өйрәнеп сөйләде. Үзебезнең «Инстаграм»да да шул хөрмәткә флешмоб башлап җибәрдек. Күптән түгел Канаданың «Мирас» татар оешмасы һәм җитәкчесе Зилә Миргалиева белән Татарстанның танылган артистлары һәм башка ил татарларын чакырып, Муса Җәлилнең «Вәхшәт» шигырен укыдык. Менталитетка килгәндә, америкалылар – закон буенча яши торган халык, күпчелеге өй алларын чиста тоталар, кешегә уңайсызлык китермиләр, бик итагатьлеләр. Ашарга пешерү монда бик популяр түгел, рестораннарга еш йориләр, ризыкны өйләренә китертәләр. Бала тапкач, әниләр ял итми, шуңа күрә балалар бакчалары алты атнадан ук алып кала сабыйларны. Туй һәм туган көн мәҗлесләрендә монда бездәге төсле өстәлләр сыгылып тормый. Халкы бик ышанучан. Аермаларны сөйләп бетерерлек түгел, кыскасы.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез