Чиләгенә күрә капкачы. Студент шулпасы кайда тәмлерәк?

«Уку йортына якын, Казанның нәкъ үзәгендә, чиста, төзек, күршеләр – бер дигән, бөтен уңайлыклары да бар, коммуналь түләүләр – тиен, фатир үзе дә кыйбат түгел». Яңа гына мәктәп эскәмиясеннән торып, студент шулпасын эчәргә җыенучы яшьләрнең баш өстенә әнә шундый түбә эзләгән мәлләре. Тулай торак тормышына риза булмасаң, билгеле. Әмма фатирга карата санап киткән таләпләрнең берсе булса да чынбарлыкка туры килсә, рәхмәт әйтерсең. Шулай итеп: тулай торакмы, фатирмы? Кайсында яшәү кесәгә һәм кешегә отышлы? «ВТ» хәбәрчесе әнә шул сорауларга җавап эзләде.

Тормыш мәктәбе

Гүзәл Галимуллина 2015–2019 елларда КНИТУ-КХТИда белем ала. Тулай торакта яшәгән. Елына якынча дүрт мең сум түләп торган.

– «Общага»да яшәүнең үз кануннары бар иде. Шул ягы гына күңелне кыра иде минем. Әйтик, без, «балл» туплау өчен, үзебезгә кагылмаган урыннарны җыештыра идек. Мәсәлән, гасыр башыннан юылмаган спорт залын юу (көлә). Тулай торакта, гадәттә, гомуми дежур торулар, үз артыңнан җыештырулар бар бит инде. Аларына мин каршы түгел идем. Күпләр бу нәрсәләргә түзмичә, фатир «снимать» итәргә чыгып китте. Мин калдым (көлә). Тулай торакта торасы килмичә, елаган чаклар да булмады түгел, – дип искә ала Гүзәл.

Аның әйтүенчә, ничек кенә булса да, тулай торакта яшәп карарга кирәк.

– Ни генә дисәк тә, бу – тәҗрибә, тормыш мәктәбе. Аның турында юкка гына җырлар да уйлап чыгармыйлардыр инде. Минем бүлмәдәшләрем – рус кызлары иде. Бу исә татар баласына телне шомартырга ярдәм итте. Бердәмлеккә, барысын да бергәләп эшләргә тулай торак өйрәтте. Ризыгын да бергәләп әзерләдек, берәребез «зачет» бирмәсә, бергәләп кайгырдык, – дип сөйләде Гүзәл.

«Бер ел булса да тулай торакта яшәп карарга кирәк», – ди дүрт ел КАИ тулай торагында яшәп укыган Рәзилә Газизова. Үзе бер дә үкенми. Уңайлыклары искитәрлек булмаса да...

– Ике катка бер туалет иде безнең. Бер тулай торакка – дүрт душ кабинеты. Аңа аерым язылып куясы! Әлбәттә, бу бер дә уңайлы түгел. Савыт-саба юу, җыештыру өчен дә әллә кая барасы. Әнә шулары ошамый иде миңа. 2–3 ел тараканнарсыз яшәдем, соңгы елларда инде алар да «кунакка» килә башлады. Чәй белән дә, макарон белән дә кушып ашаганым булды, – дип искә ала кичәге студент. – Тулай торакка беренче килеп кергәч тә, әлбәттә, күңелне канәгатьсезлек биләп алган иде. Яңа ремонт түгел, барысы да иске. Әмма ничектер дүрт елны яшәп чыктык бит (көлә).

Ничек кенә булса да, тулай торакка бик рәхмәтле Рәзилә. Чөнки анда яшәгәндә бик күп дуслар тапкан ул. «Тулай торак тормышы турында сөйләгәндә, күңелдә барыбер җылы хисләр уяна. Дусларым белән әле дә аралашып торабыз», – ди.

Үзәктә кирәк!

Сер түгел, Казан – туристлар өчен генә түгел, студентлар арасында да популяр шәһәр. Башкаланың уку йортларында 150 меңгә якын кеше белем ала (2023/2024 уку елы мәгълүматы. – Авт.). Бу кадәр кешегә тулай торак та җитмәс. Телисеңме, юкмы, фатирга керү мәсьәләсен дә кайгыртасы була.

Хыял белән кесә калынлыгы һәрвакытта да тәңгәл килми шул ул. Әле тормыш күрмәгән студентлар очрагында бигрәк тә. Алар яшәү өчен шәһәрнең кайсы районнарын хуп күрә? Теләкләре нинди?

– Сер түгел, студентлар Совет, Идел буе, Вахитов районнарын бигрәк тә үз итә. Бу аңлашыла да инде: күпчелек уку йортлары нәкъ шушы районнарда урнашкан. Фатирларга бу җирлектә һәрвакыт ихтыяҗ булды һәм булачак та, – ди риэлтор булып эшләүче Адам Галиев. – Киров, Мәскәү, Авиатөзелеш районнарында торак арзанрак санала. Әмма яшьләргә үзәк, метро, күңел ачу чаралары, гомумән, инфраструктура ягыннан үсештә булган районнар кызыклырак. Ата-аналар да үзгәрде, балаларын «общага»да яшәтәсе килми. Шуңа да, ничек кенә булса да, фатир арендаларга тырыша. Яшьләр үзләре дә шундый: эшләп укыса укый, әмма фатирда яши.

Башкаладагы милек агентлыгы җитәкчесе Ләйсән Гыйләҗиева да яшьләрнең үзәккә тартылуын яшерми.

– Үзәктә булуын тели инде алар. Бәяләрне белешә башлагач, игътибарны башка якка юнәлтәләр. Метро станцияләренә якын булган фатирларга сорау зур, – ди белгеч.

Ул фатир эзләү эшенә мөмкин кадәр тизрәк алынырга киңәш итә.

– Булачак студентларга төп киңәш шул: фатир эзләүне алданрак башласыннар иде. Моны уку елы башына калдырырга ярамый. Август ахырында алар шулкадәр күбәя, ә менә тәкъдимнәр кими. Аннары бәя күтәрелә башлый, – ди белгеч.

Аның сүзләренчә, игъланнар тактасындагы матур рәсемгә генә ышанырга ярамый. Хуҗа кеше белән күзгә-күз очрашып, бүлмәнең чынбарлыктагы хәлен күрү хәерлерәк.

– Бик арзан бәягә дә кызыгырга ярамый. Гадәттә, иске йортлардагы фатирларда шундый бәя була инде. Андый торакларда тормышы бик үк имин булмаган кешеләр яшәргә мөмкин. Подъезд күршеләрең нинди булыр бит әле?! Яңа гына олы тормышка атлаган бала өчен бу да куркыныч, – дип кисәтә белгеч.

Казан шәһәре районнарында бер бүлмәле фатирга уртача бәяләр (1 айга, коммуналь хезмәтләрне исәпкә алмыйча, яңа торак комплексларындагы фатирларны да кертеп, сумнарда)

Авиатөзелеш районы 24 мең
Вахитов районы 45 мең
Киров районы 40 мең
Мәскәү районы 31 мең
Яңа Савин районы 57 мең
Идел буе районы 40 мең
Совет районы 40 мең

*Белдерүләр сайтындагы мәгълүматлар файдаланылды

 

Тулай торак тормышы «+»лары Фатирда тору «+»лары
* Тулай торакта төрле кешеләр яши. Бу төрлелек милләт, дин, дөнья­га карашларда да чагыла. Ди­мәк, тулай торак тормышы барысына карата түземле булырга өйрә­тәчәк.

 

* Үз көеңә яшәү.
* Иң булдыксыз, иркә баланы да тормышка өйрәтә. * Тыныч мохит, ирек.
* Түбән бәя. * Пешергән ризыгың үзең өчен, душ бүлешәсе юк.
* Күңелле тормыш. * Дус-ишләреңне кунакка чакырырга була.
* Университетка якын.  

Тулай торак тормышы «-»лары Фатирда тору «-»лары
* «Комендант сәгате». * Ай саен түләү.
* Аш-су, юыну бүлмәләренә чират. * Чисталык-пөхтә­лек, җиһазлар бөтенлеген саклау.
*Җыештыру, чисталык саклау, дежур тору. * Ул-бу була калса, үзең җавап тотасы.
*Төрле чикләүләр. *Айлык түләү артырга мөмкин.
* Урлашу очраклары булу.  
* Күршеләр белән уртак тел тапмау.  

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре