«Әле ярый быел бик ярсымыйлар»
Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының хайваннар дөньясын мониторинглау бүлеге җитәкчесе Илфат Вәлиев әйтүенчә, безнең якларда аюлар саны елдан-ел арта. Шуны исәпкә алып, быел ауларга рөхсәт ителгән хайваннар исемлегендә аю да бар. Табигатькә зыян салмас өчен, барлыгы җиде урман хуҗасын атарга рөхсәт булачак: берне – Мамадыш, алтыны – Балык Бистәсе районында. Шуны күздә тоткан «Татарстан Республикасында 2026 елның 1 августыннан 2027 елның 1 августына кадәр аучылык ресурсларына лимит билгеләү» карар проектын Татарстан Рәисе имзалаган. Ул Татарстанда экологик экспертиза узган, хәзерге вакытта Россия Табигать министрлыгы тикшерә. Тиздән әзер булырга тиеш. Әлеге документ нигезендә, Татарстанда 1057 поши, 1063 кыр кәҗәсе, 12 болан, 21 тимгелле болан, 4 селәүсен һәм 217 бурсыкны да ауларга мөмкин булачак.
Илфат Вәлиев әйтүенчә, аюлар безгә күрше Мари Эл, Удмуртия, Киров өлкәләреннән керә һәм күп очракта яшәргә кала. Алар узган ел аеруча үрчеде. Мамадыш һәм Балык Бистәсе районнарыннан кала, Әгерҗе, Саба, Кукмара, Бөгелмә, Лаеш, Питрәч, Югары Ослан, Буа якларында да аюларны күрүчеләр булды. Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Мамадыш районы буенча районара бүлеге җитәкчесе Ринат Шакиров сүзләренчә, җирле халык аюлардан еш зарлана икән.
– Безнең якта аю күп. Төгәл санын әйтеп булмый. Әмма 20 ләп бар инде. Элек аюлар күрше республикалардан җәй көне генә керә иде. Хәзер алар бездә яшәп кала башлады. Урманнарда шартлар яхшы, аюга үрчер өчен мөмкинлек җитәрлек, – ди ул. – Әле ярый быел бик ярсымыйлар, хуҗалыклардагы малларга ташланмыйлар. Аюларны аулау зыян итми. Ичмаса, кешеләр урманга җиләк-гөмбәләргә курыкмыйча барыр иде.
«Урманга барырга куркабыз»
Хәтерләсәгез, былтыр аюлар Мамадыш районының Норма урман хуҗалыгында яшәүчеләргә зур зыян салды. Алар Хановлар хуҗалыгындагы 9 сарыкны буып ташлаган иде.
– Ул чакта сарыкларның үлемен күрү бер дә рәхәт әйбер булмады. Йөрәкләр өзгәләнде инде. Үзебезгә зыян салырлар дип тә курыктык, – дип сөйли Зәлилә Ханова. – Яшәвем дә монда, эшем дә. Фельдшер булып эшләгәч, өйдә генә утырып булмый. Гел йөреп торырга туры килә. Шөкер, әле быел үзебезгә аю очрамады. Авылдашлар, күрдек, диләр. Аю кадәр аю куркыта инде ул. Без аны былтыр ук атсыннар иде дигән идек. Әле ярый быелдан рөхсәт бирәләр икән.
Шушы авылда яшәүче Хәлим Солтанов, аюлар көпә-көндез йөри, ди.
– Авылга дүрт тапкыр килгәнен күргәннәр. Көтүлек янында да күрүче булган. Ул аюларны тиз генә биздерәм димә. Хәзер алар рәхәткә ияләште инде, – ди ул.
Бу көннәрдә Теләче районындагы юкка чыккан Данауровка авылында да умартачылар аю күргән. Рәхәтләнеп юлдан чабуын видеога да төшергәннәр. Кешедән куркып, үзе үк качкан ул. Күптән түгел аю балалары белән Балтач урманнарындагы умарталыкны да туздырып киткән.
– Умарталыгыбыз урман авызында гына. Күптән түгел ике умартага зыян китергән иде. Бу арада аю һаман шул тирәдә. Эзләре күренә. Куркыныч инде... Кеше урманга барырга курка. Аптырагач, электрон көтүче куйдык. Сакланып кына барабыз. Урманга машина белән кычкыртып керәбез. Петарда булса да алып куярга кирәк, – ди Балтач районының Кили авылында яшәүче Кадрия Әхәтова.
Фикер
Илдар Тимеркәев, аучы:
– Аюларга ау ачу, аларның санын көйләү кирәк дип саныйм. Тотрыклы яшәү ареалы һәм саны буенча Татарстанда аюлар әлегә бик күп түгел. Әмма алар бар. Зәй районында аюлар даими яшәми. Тик башка җирдән үтеп баручылары очрарга мөмкин. Хәтерем ялгышмаса, 2010 елда Зәй районында балалары булган аю теркәлгән иде. Бүген районда аю белән очрашкан очраклар турында ишеткәнем юк. Шул ук вакытта бу бөтенләй үк мөмкин түгел дигән сүз түгел, чөнки әлеге җәнлек төре үз популяциясен бик тиз арттыра. Хәзер чаралар күрелмәсә, якын киләчәктә ул безнең якларда да пәйда булачак.
Үзем Мамадыш районында аюлар белән берничә тапкыр очраштым. Әле ике атна элек кенә урманда аю эзләрен күрдем. Узган ел көзен исә борын төбемнән үк узып китте берсе. Әле ярый этне иярткән идем, ул өреп, игътибарын читкә юнәлтте. Аю – бик куркыныч һәм көчле хайван. Аны тәҗрибәле аучылар гына аулый ала. Нәкъ менә шуңа күрә, алга таба зур бәла-казалардан качу өчен, әлеге ерткычның санын көйләү чараларын хәзердән үк күрә башлау хәерле.
Гөлгенә ШИҺАПОВА, Сәрия МИФТАХОВА
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез