Бу һәм башка сорауларга практик психолог, психосоматика өлкәсендә белгеч Наталья Фомичева җавап бирә.
– Психосоматика – уйдырмамы, чынбарлыкмы?
– Психосоматика – клиник психологиянең бер бүлеге. Ул фәнни яктан психик халәт һәм физик авырулар арасындагы бәйләнешне өйрәнә. Ләкин, кагыйдә буларак, киң җәмәгатьчелеккә килеп җиткәнче, фән һәм күп кенә төгәл билгеләмәләр бик гадиләштерелә я булмаса бик арттырыла. Аеруча интернетта, социаль челтәрләрдә бик үк төгәл һәм дөрес булмаган мәгълүмат еш очрый.
– Әлеге юнәлештә иң киң таралган фикерләрнең берсе – «мин фикерләрем, уйларым ярдәмендә терелә алам». Бу – мөмкин хәлме?
– Уйларны үзгәртеп кенә терелү – шикле нәрсә. Ләкин артык хафалану теге яисә бу авыруны көчәйтергә мөмкин, монысы хак. Тик шунысы бар: авыруларны икегә бүлеп карарга кирәк. Әйтик, функциональ авырулар вакытында, кагыйдә буларак, табиблар медицина күзлегеннән проблема таба алмый. Мисалга эчәклекне алыйк. Стресс, хафалану, депрессия аңа бик начар йогынты ясый. Шуңа күрә эчәклеккә бәйле проблемаларны психотерапия ярдәмендә дә хәл итәргә мөмкин. Әмма бу тиз һәм җиңел генә процесс түгел. Органик компонентлы авырулар да бар бит. Ягъни кешенең теге яисә бу әгъзасына зыян килгән була. Мәсәлән, ашказаны җәрәхәте бар икән, табиб белән киңәшеп дәвалану курсы узмыйча булмый, ә психотерапия ярдәмче генә була ала.
Кешенең организмы бик катлаулы. Шуңа да «тамагың авырта икән, әйтәсе килгән сүзләреңне, эчеңә җыйган ачуыңны чыгар», «псориаз борчый икән, әниеңне гафу ит» дип кенә булмый. Психосоматика ул – ярдәмче «корал». Без һәрвакыт табиблар белән кулга кул тотынышып эшлибез.
– «Плацебо эффекты» дигән феномен да бар бит әле. Ягъни кешегә дару дип дәвалау матдәсе булмаган препарат бирәләр, һәм ул терелә башлый. Без психикабызны, баш миен алдалый алабыз дигән сүзме бу?
– Монда да авыруның төренә карарга кирәк. Буш төймә кабып, шеш юкка чыга алмый. Әйтик, кан басымы нормальләшергә мөмкин. Ни өчен кан басымы югары булган кешеләргә тынычланырга кушалар, хәтта тынычландыра торган дару бирәләр? Чөнки без тынычлана алмасак, канга катехоламин бүлеп чыгарыла, аның нәтиҗәсендә тамырлар кысыла һәм кан басымы төшми. Бик катлаулы аңлатма кебек, ләкин бу безнең рухи-эмоциональ халәтебезнең организмда үзгәрешләр китереп чыгарырга мөмкин булуы турында сөйли.
Тагын шундый хикмәт бар: кыйммәтле дарулар яисә дару урынына укол салдыру яхшырак булыша кебек тоела. Һәм моны аңлату бик кыен. Баш мие үз-үзен һәм безне әнә шулай алдый.
– Ә учлап дару эчеп тә, файдасын күрмәүче кешеләр бармы?
– Әйе. Ләкин моның сәбәбе психика гына булмаска мөмкин. Кайчак табиблар да дөрес диагноз куймыйлар яисә дөрес дәвалау курсы бирмиләр, моны да исәпкә алырга кирәк.
– «Авырудан файда алу» дигән нәрсә дә бар бит әле. Әйтик, балалар арасында игътибар һәм наз җитмәгәнлектән авыруга сабышучылар яисә чынлап та авыручылар бар. Һәм кеше моны, олыгайгач та, аңсыз рәвештә дәвам иттерергә мөмкин.
– Чыннан да, кеше үзенең психик ихтыяҗларын аңлап бетермәскә мөмкин. Әйтик, «юк, мине кайгыртырга кирәкми» дип йөргән кеше асылда якыннарының кайгыртуына мохтаҗ булырга мөмкин. Ә организм моңа үзенчә җавап бирә. Һәм бу «сценарий» кабатланырга мөмкин.
– Тагын бер бик популяр ышану, фикер: күңелдә йөрткән үпкәләр, еллар буе сакланган ачу яман шеш китереп чыгара. Бу фикергә бәйле фәнни тикшеренүләр бармы?
– Мин очраткан иң ышанычлы тикшеренүләрнең берсе – 10 елдан артык авыр депрессия кичерүчеләрнең организмында рак күзәнәкләре барлыкка килү ихтималы башкалар белән чагыштырганда зуррак.
Психотерапия белән онкология арасындагы бәйләнешнең тагын бер ягы бар. Кеше әлеге авыруын бик зур травма, зур сынау буларак кабул итә икән, аңа психологик ярдәм кирәк. Кайберәүләр хәтта шок кичерү аркасында дәвалауны башлый алмый. Бу очракта белгеч белән эшләү хәерле.
Бу кызык!
Тикшеренүләр күрсәткәнчә, оптимистларның операция вакытында салынган җөйләре тизрәк төзәлә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез