Газетага язылу

Чистайдагы XIV гасыр борынгы кабер ташлары мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертелде

Чистайдагы мөселман зираты территориясендәге алты борынгы кабер ташы төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты дип танылырга мөмкин. ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитетының боерыгы ведомство сайтында урнаштырылган һәм коррупциягә каршы экспертиза уза. Бу хакта «Миллиард.Татар» басмасы яза.

Иске татар зиратының XIV гасыр кабер ташлары известьташтан эшләнгән, куфи һәм ярымкуфи стилендәге гарәп язулары белән бизәлгән, аларның кайберләрендә тугра рәвешендәге Коръән формулалары, рельефлы орнамент элементлары, түгәрәк эчендәге зур һәм кечкенә гөлбизәкләр сакланган.

Эпиграфик кабер һәйкәлләре комплексына түбәндәге объектлар керә: «Исмәгыйль һәйкәле» (XIV гасыр), «Мөҗаҗ кызы Чибәркүрек һәйкәле» (XIV гасыр), «Мөхәтәр улы Мирхәзәр һәйкәле» (XIV гасыр), «Маҗар казый улы Исмәгыйль һәйкәле» (XIV гасыр), «Ибраһим улы Исхак һәйкәле» (XIV гасыр), «Кабергә куелган һәйкәл» (XIV гасыр).

Һәйкәлләр арасында 1311 елда вафат булган Җүкәтау (Юкәтау) казые – Маҗар Казый улы Исмәгыйль каберенә куелган таш аерым карала.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта ТатарстандаТуристлык һәм кунакчыллыкилкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре