Федераль дәрәҗәдә бу җәһәттән тәкъдим әзерлиләр.
Бу көннәрдә Казанда “Төзелеш” халыкара күргәзмәсе уза. Анда Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев билгеләп үткәнчә, республикада фатирларының мәйданы 28 квадрат метрдан кимрәк булган йортлар төзүне тыярга мөмкиннәр.
Министр урынбасары әйтүенчә, хәзерге вакытта Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы федераль дәрәҗәдә шундый тәкъдим әзерли һәм Татарстанның төзелеш оешмалары кабул ителгән карарга буйсыначак.
Исегезгә төшерәбез: Мәскәү илдә беренчеләрдән булып бик кечкенә фатирлар төзүне тыйды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез