Cоциаль хезмәткәр Лилия Хөснуллина: "Нинди генә уңышка ирешсәм дә, әбиләр рәхмәтедер, дип сөенәм

Алты әбисе һәм бер бабае бар аның! Чирмешән районының Югары Кәминкә авылында гомер итүче Лилия Хөснуллина социаль хезмәткәр булып эшли. Әле бу игелекле эшкә тотынуына 3 кенә ел булса да, инде әбиләр дә үз кешесенә әйләнгән, алар да аны кызлары кебек якын итә.

Лилия Хөснуллина – белеме буенча медицина хезмәткәре. Авылдагы ФАПта акушер булып эшләгән. Эш урыны кыскартылгач, китәргә туры килгән. Аннары 18 ел буе авыл клубында хезмәт куя. Бу эше өлкәннәр белән арасын тагын да якынайта.

–  Социаль хезмәткәр булырга тәкъдим иткәч, озак уйлап тормадым, тәвәккәлләдем. Әбиләрем дә бик ачык күңелле. Үзем дә олы кешенең җаена гына торырга тырышам. Бер-беребезне аңлагач, эшләү дә рәхәт, – ди ул. – Әле менә бер әбием белән узган ел Казандагы «Гаилә» мәчете уздырган «Әнием догасы» дигән бәйгедә катнаштык. Тырышлык бушка китмәде, икенче урынны алдык.

Лилия Асия әбисе турында озак итеп сөйли. Безнең «җен»нәр килешә, ди ул. Алты әби арасыннан иң авыр язмышлысы ул, дип тә өстәп куя.

– Сугыш чорын күргән кеше ул: шуңа күрә мәктәптә укырга да насыйп булмый үзенә. Бары тик исем-фамилиясен язарга гына өйрәнә. Шуңа карамастан, бөтен нәрсә белән кысыксына, яңалыкларны белеп тора. Язмыш ничек кенә сынамасын, сер бирмәгән ул. Үз әнисен бөтенләй хәтерләми. Балачагы үги әни белән уза. Әтисе укымышлы кеше, авылда мулла булган. Кызына бик күп догалар өйрәтеп калдырган. Асия апа шул догаларны сөйләп, бәйгедә җиңү яулады да инде. 40 ел буе колхозда сыер сауган ул. Гел ялгыз түгел үзе. Апасының балалары хәлен белеп тора. Әмма мине көн дә дүрт күз белән көтә инде. Бер-беребезгә бик ияләштек. Асия апа кебек ялгыз калган, гомере буе үзе генә яшәгән тагын бер әбием бар. Аның күңелен күрергә, ялгызлыгын оныттырырга тырышам, – дип сөйли Лилия. – Өйләрендә нинди эш бар, шуны башкарам. Алар миннән бик риза инде үзләре. Әмма кайвакыт куйган әйберләрен таба алмый аптыраучылары да бар. Ул чакта сабырлык ярдәм итә. Олы кешегә үпкәләп тә булмый инде. Табылыр дип юаткан булам. Шулай килеп чыга да, озак та үтми, бар да табыла. Аларның холыкларын да чамаларга кирәк. Өлкәннәр белән эшләүнең әнә шул ягы да бар.

Дүрт әбинең балалары читтә яши. Туган йортка еш кайта алмасалар да, көн саен хәлләрен белеп торалар. Кайчакта әниләре телефонын алмагач, хәлләрен Лилия аша белешләр.

– Андый чакта тизрәк әбиләр янына йөгерәм. Балалары белән сөйләштергәч кенә тынычлап кайтып китәм. Озак сөйләшми торсак, үзем дә кайгырам. Олы яшьтәге кешенең авырулары да аз түгел аның. Чирләп кенә китмәсеннәр, дип борчылам. Әнә шуңа да гел кан басымнарын тикшерәм, табиб кушкан даруларны вакытында эчегез, дип әйтеп торам, – ди ул.

Алты әби янында бер бабае да бар аның. Дөресрәге, күршедә генә яшәүче каенатасы.

– Әтиебез ялгыз калды. Үзе генә яшәп ята. Безгә күчмисеңме, дип тә карыйбыз, әмма гомер иткән йортына ияләшкән инде ул. Җае чыккан саен күңелен күрергә тырышабыз. Үзебезгә еш алып кайтабыз. Мунча кертеп, тәмле ризыклар белән сыйлап җибәрәбез, – ди Лилия. – Ирем дә бик акыллы булды. Һәрвакыт ярдәм итә. Әле менә әбиләрнең йорты тирәләрендәге печәннәрне чаба. Кыш җитсә, карын көри. Гел булыша. Безнең һөнәрне уйлап тапкан кешегә дә рәхмәт. Күпме савап җыябыз бит. Мин адым атлаган саен тормышыма шөкер итәм. Нинди генә уңышка ирешсәм дә, әбиләр рәхмәтедер, дип сөенәм.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре