Костюм түгел, эш киемен сайлыйлар. Россиядә яшәүчеләр офистан качып, завод-фабрикага эшкә урнашу яки үз эшләрен ачуны өстенрәк күрә башлаган. Соңгы арада югары белемле ялланып эшләүче хезмәткәрләр арасында эшче һөнәрләрне үзләштерүчеләр саны арткан – тикшеренүләр нәтиҗәсе шул хакта сөйли. Моның сәбәбе нидә? Ачыкларга тырыштык.
КУЛ БЕЛӘН ЭШЛИЛӘР
2025 елның гыйнварыннан августына кадәр пешекче, плитка ябыштыручы, электрик һәм эретеп ябыштыручы курсларына кызыксыну узган ел белән чагыштырганда ике тапкыр арткан. Бүген әлеге һөнәрләрне үзләштерү – карьера ясауга аңлы адым. Яшьләр кул эшенең яхшы керем чыганагы булуын аңлый. Шуңа күрә менеджерлар офиска йөри торган костюмны эш комбинезонына ешрак алыштыра, дип нәтиҗә ясаган «Авито» хезмәтләре аналитиклары.
Сервис мәгълүматлары буенча, «Укыту һәм курслар» категориясендә эшче белгечлекләрен үзләштерүгә ихтыяҗ 2025 елның гыйнварыннан августына кадәр 112 процентка арткан.
Агач белән эшләргә теләүчеләр санының 2,5 тапкыр артуы күзәтелә. Пешекче һөнәре дә – беренчелектә. Кондитер курслары тирәсендә шулай ук шау-шу – ихтыяҗ 3,5 тапкыр күбәйгән. Аның артыннан слесарь, электрик һәм сантехниклар бара. Тырнак һәм керфек ясаучы, чәч кисүче, чәч ясаучылар да калышмый.
– Бу – үз эшеңне булдыруга бер адым. Заводта, курсларда алынган күнекмәләр нигезендә кеше матурлык студиясе, зур булмаган кафе, остаханәләр ача, төзелеш бригадалары булдыра. Кемдер шундук хезмәт базарына чыгарга мөмкин. Үзмәшгуль булып теркәлеп, фәкать үзенә генә эшләүчеләр дә арта хәзер, – ди төзелеш компаниясе җитәкчесе Динар Миңнәхмәтов. – Икътисадый тотрыксызлык һәм автоматлаштыру шартларында күпләр эшсез калмас өчен акыл белән генә түгел, кул белән дә эшли белергә кирәклеген яхшы аңлый. Ә курслар арзан һәм кыска вакытта күнекмә алу мөмкинлеге бирә.
Яшь буын офиста утырып эшләргә риза түгел, дип саный Динар. Өстән куелган максатларны үтәгәнче, үз максатыңа ирешү өчен басма салу хәзерге яшьләрнең канына сеңгән. «Алар өчен акча түгел, тормышта үз урыннарын һәм уңайлы эш табу күпкә мөһимрәк», – ди ул.
«УРМАН КИСКӘНДӘЙ АРЫЙМ»
Хикмәт акчада түгел, дип кырт кисеп ялгышырбыз. Хезмәт хакы – һәрчак беренче урында. Бүген заводта эшләүче ала торган акчаны офис хезмәткәренеке белән тәңгәл куярлык. 2025 ел башыннан Россиядә медиан хезмәт хакы (хезмәт хакларының урта ноктасы, ягъни эшләүчеләрнең яртысы бу суммадан кимрәк, яртысы күбрәк ала дигән сүз. – Авт.) 9 процентка (80 мең сумга кадәр) арткан. Эшче һөнәрләрдә әлеге күрсәткеч 11 процентка (101,2 мең сумга кадәр), ә җитештерү өлкәсендә хезмәт куючыларныкы 13 процентка җитә (100,3 мең сумга кадәр), дип хәбәр итә ТАСС.
Казанда яшәүче Зөлфәт Шакирҗанов инде икенче елын Казан оптика-механика заводында металл кыручы булып эшли. Урта һөнәри белеме бар, үзенә 32 яшь. Моңа кадәр кибеттә товар ташучы булып хезмәт куйган Зөлфәт бүгенге эшеннән тулысынча канәгать.
– Югары белемем юк. Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз, дип тәрбияләнгәнгәме, укып бетерүгә эшкә тотындым. Шәһәрдә эшкә кытлык юк. Ниндиен телисең – шунысы бар. Башта 15 мең сумга кибеттә товар ташыдым, аяк киемнәре кибетендә дә эшләдем, – дип уртаклашты ул. – Нәкъ ике ел элек дустым үзе янына «КОМЗ»га дәште.
Бер ай бушлай күнекмәләр алу курсын уза егет. Аннары хаталар ясый-ясый булса да, эшенә ияләшә. Хәзер исә үзен «оста» дип атарга хокуклы дип саный. Сер итеп кенә 100 мең сумнан күбрәк акча алуы турында да әйтте ул.
– Офиста утырып эшләгән кеше түгелмен. Андый эштә бер көн дә утыра алмас идем, мөгаен, – дип елмая Зөлфәт.
Ә менә Регина Гыйниятуллина, аннан аермалы буларак, шәһәрнең Саклык банкында клиентларга хезмәт күрсәтү буенча менеджер булып эшләгән. Дөрес, бу турыда хәзер искә генә ала, чөнки бер ел элек декрет ялына чыккан. Анысы тәмамлангач, кире эшкә кайтырга җыенмый яшь ана. Юк, әлеге эшеннән туюда түгел сәбәп. Регина инде ярты ел заказга тортлар пешереп сата. Үзмәшгуль булып теркәлүенә – ике ай.
– Декрет ялында үз эшләрен ачкан хатын-кызларга һәрчак көнләшеп карадым. Минем туганнан туган сеңлем дә заказга ярымфабрикатлар ясап сата. Миннән булмасмыни дигән уй тынгылык бирмәде. Февраль аенда килгән бала акчасына торт пешерергә өйрәтә торган курслар сатып алдым. Камыр ризыклары пешерергә бик яратам. Күчтәнәчкә торт пешереп алып барырга гадәтләнгән идем инде. Курслардан соң тагын да шомардым. Хәзер күчтәнәч белән генә чикләнмим – заказга да ясыйм.
Ә заказлары байтак Регинаның. Баласы йоклаганда камырын пешерсә, кичен тортларны бизи ул. Көненә 4 әр торт әзерләгән вакытлары да сирәк түгел. Ә бу якынча 15 мең сум дигән сүз.
– Чиста керемне санасаң, бәйрәмнәрдә ике көнгә 10–15 мең сум акча эшләргә була. Айга якынча 70 мең сум акча эшләргә мөмкин. Остарак һәм бу өлкәдә озаграк эшләүчеләрнең хезмәт хакы күбрәк, әлбәттә. Миңа әле шомарасы да шомарасы, – ди Регина.
Менеджер булып хезмәт күрсәткәндә, клиентлар биргән мең сорауны көне буен башында әйләндерә ул. «Өйгә кайткач та тынычлык юк. Һай, дөрес булдымы икән, дөрес эшләдемме, дөрес җавап бирдемме икән, дип уйлыйсың. Ә торт пешергәндә андый сорау тумый», – ди Регина.
Кукмара районында бухгалтер булып эшләүче Энҗе Габдрахманова (исеме үзгәртелде. – Р.Ф.) да күп эшнең өйгә кайтуыннан зарлана. «Утырып эшли торган эш булса да, кайбер көнне урман кискән кешедәй арып кайтам», – ди ул. Декрет ялыннан соң эш урынын алыштырып, 6 ай пекарняда эшләп алган вакытын сагына ул.
– Пекарняда эш күләмең билгеле. Мисал өчен, көненә 30 пирог әзерләдең дә бетте – кайт та кит. Эшең бетә, ә монда кәгазьләр, миллионлаган саннар үзең белән кайта. Өстәвенә көн саен кычкырыш-талаш... Акчасы күбрәк булганга, янә бухгалтер эшенә кайттым. Хәзер үкенәм: тынычлык мөһимрәк икән, дим, – ди Энҗе.
ИҢ ЮГАРЫ ХЕЗМӘТ ХАКЫ
Күптән түгел генә иң күп түләүле эш дип программист һөнәре саналса, бүген лидерлар рәтендә – эшче белгечлекләре. Беренче урында – ышкылаучы (строгальщик). РБК тикшерүеннән күренгәнчә, әлеге хезмәткәрләрнең уртача хезмәт хакы аена якынча 170 мең сумга җитә. Бу узган елгы күрсәткечтән 48 процентка күбрәк.
Рейтингның икенче урынында – автомобильләрнең электр системасын диагностикалау һәм ремонтлауда махсуслашкан автоэлектриклар. 2025 елның гыйнвар–август айларында аларның уртача хезмәт хакы аена якынча 157 мең сумны тәшкил иткән (узган ел белән чагыштырганда 47 процентка күбрәк).
Өченче урында – биналарның тышкы бизәлеше белән шөгыльләнүче фасадчылар. Тәҗрибәле белгечләр аена уртача 157 мең сум акча алалар икән (узган ел белән чагыштырганда 27 процентка күбрәк).
Сүз уңаеннан, иң югары хезмәт хакы ала торган офис һөнәрләре дә билгеле. Программа тәэминатын сынау буенча белгечләр хезмәт хакының уртача дәрәҗәсе буенча лидер булды (аена 129 мең сум тирәсе). Рейтингта икенче урынны инженерлар (аена якынча 137 мең сум), ә өченче урынны технологлар (аена якынча 97 мең сум) били.
ФАРАЗ
2029 елда Россиядә шәхси хезмәтләр күрсәтү, җитештерү секторы, логистика һәм склад хуҗалыгы өлкәсе күтәрелеш кичерәчәк. Шулай ук кунакханә бизнесы һәм гомуми туклану, фәнни эшчәнлек, мәгълүмати технологияләр һәм коммуникацияләр өлкәсе, шулай ук сәламәтлек саклау хезмәткәрләренә дә ихтыяҗ югары булачак. Бу өлкәләргә кимендә 348 мең белгеч кирәк булачак.
Ә менә сәүдә, дәүләт секторы, энергетика, агросәнәгать комплексы, күчемсез милек, мәдәни һәм спорт, шулай ук финанс һәм иминият өлкәләрендәге кадрларга ихтыяҗ кимү көтелә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез