Дагыстандагы җир тетрәүнең безгә килеп җитү-җитмәвен аңлатканнар

Россия төбәкләрендә җир тетрәүләр күзәтелергә мөмкин. Әмма алар Дагыстандагы җир тетрәүгә берничек тә бәйле була алмый. Россия Фәннәр академиясенең Җир тетрәүләрне фаразлау һәм математик биофизика теориясе институты директоры Петр Шебалин «Татар-информ» агентлыгы хәбәречесенең, Дагыстандагы җир тетрәү Россиянең башка шәһәрләре һәм төбәкләренә дә таралмасмы, дигән соравына шулай дип җавап биргән.

Исегезгә төшерәбез: кичә – 26 августта Дагыстанда ике тапкыр бик көчле җир тетрәүнең теркәлүе турында хәбәр ителде. Беренчесе Мәскәү вакыты белән 22.33 сәгатьтә булган. Көче 6.0 балл чамасы тәшкил иткән. Сейсмологик үзәкләр мәгълүматларына караганда, җир тетрәү үзәге Дербенттан – чама белән 50 чакрым һәм Изербаштан – 25 чакрым тирәсендә булган. Бер сәгатьтән соң – 23.33 сәгатьтә тагын бер тапкыр җир тетрәгән. Монысының үзәге Махачкаладан 88 чакрым ераклыкта теркәлгән.

«Җир тетрәү башка төбәкләргә таралмаячак. Ниндидер урыннарда җир тетрәү күзәтелергә мөмкин анысы. Әмма ул Дагыстандагысына бәйле булмаячак», – дигән агентлык хәбәрчесенә әңгәмәдәше.

Белгеч шулай ук Дагыстанда җир тетрәгәннән соң Каспийск, Дербент, Изербаш һәм Хасавюртта (бу шәһәрләрдә тирбәнешләр сизелгән) җир тетрәү булмаячагын билгеләп үткән.
Шебалин әйтүенчә, җир тетрәү үзәгеннән билгеле бер ераклыкта тирбәнешләр сизелергә мөмкин. Әмма бу аның башка төбәкләргә дә таралачагын аңлатмый.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре