Данны сыйфат акласын. Татарстанның кунакчыллык өлкәсенә нәрсә җитми?

Биштән ун ясыйсы, өметләрне арттырып аклыйсы. Соңгы елларда Татарстанның туризм тармагы санлы күрсәткечләр ягыннан үсеш кичерә. Ләкин артык шатланасы түгел: республика даны таралган саен, кунакчыллык тармагының җаваплылыгы арта гына. Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитетының коллегия утырышында яңгыраган төп фикерләрнең берсе бу.

БРИКС җилләре

4,4 млн кеше. 2024 елда Татарстанга килгән туристлар әнә шуның кадәргә җыелыр дип фаразлыйлар. Чагыштыру өчен: 2023 елда Татарстанга 4,2 млн турист килгән булган. Ул чакта бу сан тарихи чикне узган иде, ә 2024 елга фаразлар кабул булса, тагын бер рекорд теркәләчәк. Ләкин Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һич кенә дә тукталырга ярамый дип саный.

– Без зур адымнар белән 5 млн турист санына якынлашабыз. Моннан 10 ел элек мондый саннар турында хыяллана гына идек. 2035 елда кунаклар санын 10 млн кешегә кадәр җиткерү бурычын куябыз, – диде ул.

Бу бурычны тормышка ашырыр өчен нинди киртәләрне җиңеп, алга таба ниләр эшләнәчәге турында бераздан җентекләп язарбыз. Әлегә узган елгы кайбер нәтиҗәләргә тукталыйк.

Әле онытырга өлгермәгәнсездер: узган ел Татарстан башкаласы БРИКС саммитын кабул итте. Бу чараның әһәмияте турында күп тапкырлар язылды. Кунакчыллык тармагына БРИКС ничек тәэсир иткән һәм итәчәк? Матди якны карасак, мәртәбәле кунаклар өчен 14 кунакханәдә ремонт эшләре башкарылган. Моңарчы Казанда 8 президент номеры булса, хәзер аларның саны бермә-бер арткан.

– 2024 елда Татарстанда, чын мәгънәсендә, тарихи вакыйга булды. БРИКС саммиты туристлар санына да йогынты ясар дип уйлыйбыз. Без аның нәтиҗәсен инде тиздән күрербез, – диде бу җәһәттән Сергей Иванов.

Билгеле булганча, 2021-2024 елларда «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты тормышка ашырылды. Шушы бишьеллыкта республиканың Туризм комитеты 1 969,5 млн сум акчаны (1 523,6 млн сум – федераль бюджеттан, 445,9 млн сум – республика акчасы) 175 туристик проектка бүлеп биргән.

2024 елда Татарстанның туризм тармагы – саннарда:

Туристларга күрсәтелгән хезмәтләр күләме (аларның яшәү, туклану, транспорт, күңел ачуга тоткан акчалары):

2023 ел – 88,4 млрд сум

2024 ел – 103,4 млрд сум

Күмәк урнаштыру чараларының күрсәтелә торган хезмәтләреннән керемнәре:

2023 ел – 23,4 млрд сум

2024 ел – 27,5 млрд сум

Күмәк урнаштыру чараларында яшәгән кешеләр саны:

2023 ел – 2,7 млн кеше

2024 ел – 2,8 млн кеше

Татарстанга килгән туристлар саны:

2023 ел – 4,2 млн кеше

2024 ел – 4,4 млн кеше

Кунак кабул итәргә кеше җитми

Кунакчыл Татарстан кунаклар кабул итә тора, аларның саны арта тора, шуның белән бергә кыенлыклар да туа тора. Сергей Иванов кичекмәстән хәл ителергә тиешле өч проблемага тукталды. Беренчесе – туристлар санының үсеш темплары акрынаю һәм кунакханәләрдә теркәлгән кунаклар санының кимү. Дөрес аңларга кирәк: туристлар саны арта, әмма хәзергедән дә зуррак тизлек белән арткан вакытлар бар иде.

– Моның сәбәбе берничә. Беренчедән, бәяләр югары. Казан илнең иң кыйммәтле шәһәрләренең берсе булып кала бирә. Әйтик, 3–4 “йолдыз”лы кунакханәләрдә бер номер бәясе узган ел 9 мең сумга кадәр җиткән. 2023 ел белән чагыштырсак, бәя 27 процентка арткан, – дип сөйләде Иванов. – Аңлашыла ки, мондый бәягә кунак искиткеч шартлар күрергә тели. Һәм без – туризм тармагында эшләүчеләр аларның өметләрен акларга, алай гына да түгел, өметләнгәннән дә яхшырак шартлар тудырырга тиеш.

Икенче проблема – кунакларның Татарстанда уздырган ялының сыйфаты.

– Республикада килеп күрерлек урыннар күп. Әмма туристларга ниндидер чарада катнашу да кызык, – диде бу җәһәттән Сергей Иванов. – Татарстанда кызыклы вакыйгалар булып торса да, бу гына җитми дип уйлыйбыз.

Өченче проблема – кадрлар кытлыгы. Югыйсә, хәзерге көндә туризм юнәлеше булган уку йортларында 1500ләп студент белем ала, алар ел саен 400ләп белгеч әзерләп чыгара. Әмма туристлар саны һәм аларның ялының сыйфатын үстерәбез икән, аларга хезмәт күрсәтүчеләрнең санын да арттырыга кирәк. Шуннан башка беренче ике шарт үтәлә алмый.

– Өстәвенә, туризм юнәлешендә белем алучыларның яртысы, укуларын тәмамлаган, һөнәрләре буенча эшләми. Туристик оешмалар белән хезмәттәшлек итә торган уку йортлары бар барын, әмма кайберләрендә бу эш җайга салынмаган. Бездә туристик волонтерлар бар. Аларның тәҗрибәсе дә аз түгел. Бу эшкә волонтерларны да җәлеп итәргә кирәк, – диде бу проблема турында комитет башлыгы.

Бурычлар

2025 елга комитет төп дүрт юнәлеш буенча эшләргә җыена. Кыскача гына аларга да тукталыйк.

Беренчедән, “Туризм һәм кунакчыллык индустриясе” яңа илкүләм проектында катнашу.

– Без барыбыз бергә Россия Президенты Владимир Путин куйган максатларга ирешергә тиеш. Шуларның берсе – Россия буенча сәфәрләр санын 140 миллионга кадәр җиткерергә. Илкүләм проект кысасында Татарстан алдына шулай ук җитди бурыч куелды: 2030 елга кадәр кунакханәләр һәм башка яшәү урыннарында теркәлүчеләр санын 52 процентка арттырырга кирәк, – диде Сергей Иванов.

Икенче бурыч – Туризм тармагында контрольне көчәйтү. Кунакхаләрнең сыйфаты да, экскурсоводлар да читтә калмаячак.

Өченче бурыч – чит ил туристларының санын арттыру. Сергей Иванов сүзләреннән аңлашылганча, ислам дәүләтләренең Татарстан белән кызыксынуын “файдаланырга” кирәк.

Дүртенче – Татарстан районнарында туристик продукт булдыру.

Фикер

Дмитрий Вахруков, Россиянең икътисади үсеш министры урынбасары:

– Бүген республиканың туризм тармагы алдында торучы төп бурыч – инфраструктура үсеше. Татарстан кунакханәләрендәге урыннар саны туристлар саныннан кимрәк. Без бергәләп бу мәсьәләне хәл итәбез. Гомумән, Татарстан “Туризм һәм кунакчыллык индустриясе” илкүләм проекты тудырган мөмкинлекләрнең барысыннан да файдалана. Моның өчен аерым рәхмәт. Ярдәмнән файдалана белмәгән төбәкләр дә бар чөнки. 2030 елга кадәр Россиядә шул ук атама белән яңа илкүләм проект тормышка ашырылачак. Аның кысасындагы чараларда да актив катнашырсыз дип ышанам.

Мидхәт Шаһиәхмәтов, Татарстан Премер-министры урынбасары – икътисад министры:

Республиканың туризм тармагын үстерү мәсьәләләренә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехнановның нинди игътибар бирүен күрәбез. Бүген яңгыраган проектлар, сезнең тарафтан гамәлгә ашырылган эшләр республикабызның икътисадый потенциалын ныгыта, шул исәптән, Татарстан предприятиеләре һәм эшмәкәрләрнең үсешенә ярдәм итә, инвестицияләр санын арттыра. Юллар төзелә, яңа кунакханәләр, мәдәни объектлар барлыкка килә. Татарстанда зур чаралар уза. Бу, бер яктан, безнең республиканы яхшы таныту ысулы булса, икенче яктан, бездән эшебезнең сыйфатын арттыруны таләп итә.

Безнең бурыч – барлык булган федераль һәм республика программаларын нәтиҗәле файдалану. Без инде озак вакыт кече һәм урта бизнес белән хезмәттәшлек итәбез, ләкин, кызганыч, барлык эшмәкәрләр дә булган ярдәм чаралары турында белмиләр. Без бу җәһәттән яхшырак эшләргә, бизнеска мөмкин кадәр ярдәм итәргә тиеш.

Төп туристик үзәкләрдә булган кунаклар санының үсеш динамикасы

Казан Кремле

2023 ел – 4 518 898

2024 ел – 4 581 489

Зөя утрау–шәһәрчеге

2023 ел – 1740 440

2024 ел – 1 748 861

Болгар

2023 ел – 868 211

2024 ел – 909 362

Алабуга

2023 ел – 1 008 029

2024 ел – 1 134 937

Чистай

2023 ел – 35 333

2024 ел – 66 701

Тәтеш

2023 ел – 199 989

2024 ел – 230 007

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре