Татарстанда гына түгел, илнең тагын тугыз төбәгендә шул ук хәл. Россиянең Генераль прокуратурасы бу уңайдан тикшерү башлады. Бөер даруларына кытлык ни сәбәпле пәйда булган да, алар кайчан кабат сатуга чыгачак?
Казанның Әмирхан урамында яшәүче Мәдинә Гаффарова өч елдан бирле хроник бөер авыруыннан интегә. Чире җитди булгач, көн дә дару эчеп торырга мәҗбүр ул. Әмма соңгы арада аңа даруыннан өзелеп торырга туры килгән.
– Мин федераль ташламага ия. Соңгы төймәмне эчеп бетергәч, икенче көнне иртүк даруханәгә киттем. Әмма анда, ул дару бетте әле, көтегез, диделәр. Кайчан кайтачагын төгәл генә әйтә алмады сатучы кыз. Ә миңа бит ул көнендә кирәк. Үзебездән ерак түгел генә урнашкан икенче даруханәгә киттем. Анда да шул ук хәл. Монысында, ул дару бер атнадан кайта, диделәр. Әмма бер атнадан соң да, ике атна узгач та кайтмады ул, – ди Мәдинә ханым.
Аптырагач, табибы дәвалау курсын үзгәрткән аның. Лениногорскида яшәүче Равил Мортазин да – дару көтүчеләр рәтендә. Ике көннең берендә гемодиализга йөрүче ир әйтүенчә, декабрь якынлашкан саен шул хәл икән. Узган ел үзенә кирәкле даруны октябрьдә үк таба алмаган ул.
– Әллә бөер авырулары артып китә, әллә даруларны запас белән кайтармыйлар шунда. Ел азагы җиттеме, кирәкле даруыңны таба алмыйча интегәсең. Миңа кирәклесе киләсе атнада кайтачак, дип вәгъдә иттеләр инде даруханәдә, көтеп карыйк, – ди ул.
Мәдинә Гаффарова белән Равил Мортазин кебек үзенә кирәкле дару таба алмый йөрүчеләр шактый булып чыкты. Социаль челтәр, форумнарда бу уңайдан язылган кайсы гына хәбәрне алма, һәркайсында – бөер авыруыннан интегүчеләр зары. Берәүләр үзенә кирәкле даруны кулдан алган, икенчеләр башка төбәктәге даруханәдән заказ биреп кайтарткан. «ВТ» хәбәрчесе үзе дә берничә даруханәгә шалтыратып карагач, иң киң таралган өч төрле даруның берсе дә сатуда юк икәнлеге ачыкланды. Киләсе атнага кайтыр дип көтәбез, дигән җаваптан ары сүз ишетә алмадык.
Җитди бөер авыруларыннан интегүчеләрне берләштергән «Нефро-Лига» коммерциячел булмаган оешмасының Татарстан бүлеге җитәкчесе Александр Сабаев сүзләренә караганда, бүген республикада, дөрестән дә, бөер даруларына кытлык бар. Бу уңайдан аларга мөрәҗәгатьләр шактый килгән. Белгечләр, бу кытлык ихтыяҗ күплеген исәпкә алып бетермәү аркасында килеп чыккан, дип саный.
Республикадагы бу хәлгә Россиянең Генераль прокуратурасы да игътибар итте. Хәзерге вакытта тикшерү бара. Татарстанда гына түгел, бөер даруларына кытлык күзәтелгән тагын тугыз төбәктә (Башкортстан, Дагыстан, Санкт-Петербург, Омск, Киров, Саратов, Түбән Новгород, Рязань һәм Ульян өлкәсе) шундый тикшерүләр башланган.
Республикада даруларга кытлык булгалый, әмма алар вакытында кайтарыла. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында «ВТ» хәбәрчесенә шулай дип белдерделәр.
– Ташламага ия булучыларны дарулар, медицина кирәк-яраклары, махсус туклану белән тәэмин итү федераль исемлек буенча башкарыла. Бөер авыруларын дәвалау өчен кирәкле дарулар быелга җитәрлек күләмдә сатып алынды һәм вакытында медицина оешмаларына тапшырылды. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан авыруларны вакытында кирәкле дарулар белән тәэмин итү өчен бөтен чаралар да күрелә. Кешедә чир әле яңа гына ачыкланган булса, аңа башка районнарда калган дарулардан өлеш чыгарыла яки кирәкле даруның аналогы тәкъдим ителә. Сату-алу килешүләреннән соң янга калган акча бөер авырулы кешеләргә өстәмә дарулар сатып алуга юнәлтелде. Без тәэмин итүчеләр белән өстәмә килешүләр төзедек инде. Хәзер министрлык федераль ташламага ия булучыларга киләсе елга дару алу өчен яңа сату-алу килешүләре төзи, – дип ачыклык керттеләр министрлыкның матбугат хезмәтендә.
Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов, даруларга кытлык – тиз арада хәл ителә торган күренеш, дигән фикердә.
– Даруларга кытлык пәйда булуның берничә сәбәбе булырга мөмкин. Аларның берсе дә хәл итмәслек түгел. Кайчак дарулар кабаттан теркәү уза, тәэмин итүчеләр гаебе белән дә тоткарлык килеп чыккан булырга мөмкин. Базардагы теләсә кайсы дару белән шундый хәл килеп чыгарга мөмкин. Һәр очракта да чыгу юлы бар, – ди депутат.
Быел сигез айда Татарстанда 34,69 миллиард сумлык дару сатылган. Бу, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 8,3 процентка күбрәк. DSM Group агентлыгы белгечләре шулай дип раслый. Ил халкы дарулар сатып алуга аена уртача 900 сум акча тота, аена уртача 2,4–3 кап дару сатып алган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез