Дару рецептларын һәм анализ нәтиҗәләрен Дәүләт хезмәтләре порталыннан алырга мөмкин

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы портал аша 32 төрле медицина документын алу мөмкинлеге тудырган.

Медицина белешмәләре, дару рецептлары, тикшеренү өчен белгечләргә юллама, хастаханәдән выписка, диспансеризация нәтиҗәләре кебек 32 төрдәге медицина документын хәзер Дәүләт хезмәтләре порталындагы “Медицинские документы” сервисы аша гына да алып булачак. Бу хакта “Российская газета” Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына таянып яза.

Алга таба портал аша алып була торган электрон документлар тагын да күбәячәк. Мәсәлән, төрле оешмаларга, шул исәптән спорт секцияләренә, балалар лагерьларына (билгеле бер спорт төрләре белән шөгыльләнүгә рөхсәт турында медицина белешмәсе, диспансеризация нәтиҗәләре) медицина документлары да шул рәвешле биреләчәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре