«Беренчедән, хәзер кефир элеккеге кебек түгел инде. Пастеризацияләнүе. консервантлары, атналар буе саклануы сөт эчемлегендә тере бактерияләрне калдырмый диярлек», – дип билгеләп үткән табиб.
Аның әйтүенчә, кефир эчеп куйганнан соң җиңеләеп калган кебек буласың. Ризыктагы сөт кислотасының эчәкләрне «кузгатуына» бәйле бу. Шул сәбәпле эч йомшара. Ләкин бу «кузгатылган» эчәкнең аннан котылырга ашыгуын гына аңлата, дип аныклап үткән табиб.
Икенчедән, эчемлек эч күпкәндә, ашказаны-эчәкләрдә башка авырулар булганда зыян салырга мөмкин, чөнки әчүнең көчәюенә ярдәм итә. Ләкин күпләр моны исәпкә алмый.
Табиб сүзләренә караганда, кефир ашказаны асты бизендәге, үт чыгудагы көйсезлекләрне, ялкынсынуны тагын да көчәйтә.
Диләрә Лебедева басым ясап әйткәнчә, аны ач карынга яки төнлә эчү аеруча зыянлы.
«Ашказаны – кислота, эчәкләр – газ белән тулганлыктан, ашказаны-эчәкләрдә авырлык барлыкка килү сәбәпле төнне йокысыз да үткәрергә мөмкинсез», – дип язган гастроэнтеролог.
Ул шулай ук гади углеводларны күп куллануның эчәкләргә начар йогынты ясавы турында кисәткән. Шул рәвешле шикәр чиренә дә җирлек барлыкка килергә мөмкин, дигән ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез