8 декабрь 2025 материаллары
-
Яңалыклар
Татарстанның М7 трассасы участогына яңа исем бирелде
Татарстанда М7 «Идел» автомобиль юлының Ижевск һәм Пермь шәһәрләренә илтүче участогы «Р243 Кострома – Шарья – Киров – Пермь, Ижевск шәһәренә илтүче юл, М12 «Көнчыгыш»ка (397+364 – 426+343 км)» дип үзгәртелде. Бу хакта «Волго-Вятскуправтодор» матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Яңалыклар
МАХ мессенджерындагы каналлар саны 87 меңнән арткан
МАХтагы каналлар саны 87,7 меңгә җитте – бу бер ай элеккегә караганда алты тапкыр күбрәк. Каналларга язылучыларның гомуми саны 28 миллион кешедән артты, дип хәбәр итә милли мессенджерның матбугат хезмәте.
-
Яңалыклар
Татарстаннан Лисичанскига чираттагы зур гуманитар йөк китерелде
«Матди тәэмин итү идарәсе» дәүләт бюджет учреждениесе Татарстан Республикасы Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы күрсәтмәсе белән Бөтенроссия «Без бергә» акциясе кысаларында гуманитар миссиянең чираттагы этабын уңышлы тормышка ашырды. Бу хакта ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Яңалыклар
«Игелекле Татарстан» бәйгесе җиңүчеләренә республика Рәисе премиясе тапшырылачак
2026 елдан «Игелекле Татарстан» конкурсы җиңүчеләре һәм лауреатларына республикада волонтерлыкны үстерүгә керткән өлешләре өчен мактау билгеләре һәм ТР Рәисе премиясе тапшырылачак. ТР яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Татарстанда башка кешеләр исеменнән кредитлар рәсмиләштергән үсмерне хөкем итәчәкләр
Татарстанда 250 мең сумнан артык акча урлауда гаепләнгән яшүсмергә карата җинаять эше кузгатылган. Бу хакта ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
1 гыйнвардан торак-комамуналь хуҗалык хезмәтләренә тарифлар арта
Яңа елдан Россия Федерациясендә, шул исәптән Татарстанда да, коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар күтәрелә башлый. 2026 елның 1 гыйнварыннан республиканың барлык районнарында да ул 1,7 процентка артачак. Шул хактагы документ хәзерге вакытта коррупциягә каршы экспертиза уза.
-
Яңалыклар
Мошенникларга ышанып, ир-ат 240 мең сум акчасыннан колак каккан
Казанда мошенниклар, 46 яшьлек ир-атны кәрәзле элемтә килешүен «озайтырга» күндереп, 240 мең сумга алдаган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итте.
-
МӨҺИМ
Бөтен күркең – әни булуда: «ВТ» «Әниләр марафоны»на йомгак ясады
Ял көне булуга карамастан, Казан үзәгендә урнашкан «Туган авылым» милли комплексына капкаларын бик иртә ачып куярга туры килде. «Ватаным Татарстан» газетасы редакциясе биредә «Әниләр марафоны»на йомгак ясады, Татарстанның һәм илебезнең төрле почмакларыннан килгән татар әниләрен зурлады.
-
Җәмгыять
«Каюм бабай дәресе» бәйгесенең финалистлары билгеле
Хөрмәтле укучыларыбыз, газетабыз игълан иткән «Каюм бабай дәресе» бәйгесенең финалистлары белән танышыр чак та җитте. Ике номинациядә уздырылган әлеге бәйгегә без 100 дән артык иҗади эш һәм видеороликлар кабул итеп алдык. Жюри тарафыннан «иң-иң»нәре дип билгеләнгән катнашучылар исемлеген тәкъдим итәбез.
-
Яңалыклар
Төнлә Казан юлларында бозлавыкка каршы 536 тонна материал кулланылган
Казанда төнлә юлларны чистарту эшенә 37 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән. Бозлавыкка каршы барлыгы 536 тонна материал: 96 тонна реагент һәм 440 тонна ком-тоз катнашмасы тотылган, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитетына сылтама белән Казан мэриясе.
-
Яңалыклар
Җырчы Илмира Нәгыймова язылучыларының «Сөйгән кешең бармы?» соравына җавап бирде
Популяр татар җырчысы Илмира Нәгыймова шәхси тормышына кагылышлы сорауларга җавап бирде. Җырчының иҗатын сөючеләр социаль челтәрләрдә аңа еш кына: «Сөйгән кешең бармы?» дип сорыйлар икән. Бу хакта «KazanFirst» яза.
-
Яңалыклар
Россиядә волонтерлык хәрәкәтенең халыкара Ассоциациясе оештырылды
Россиядә волонтерлык хәрәкәтенең халыкара Ассоциациясе оештырылды, аның ярдәмендә дәүләтләр арасында ирекле миссияләр оештырылачак. Бу хакта «Татар-информ»га ТР яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Татарстанда поляр балкыш һәм көчле магнит давыллары көтелә
9 һәм 10 декабрьдә уртача һәм көчле интенсивлыктагы (G2-G3 дәрәҗәле) магнит давыллары көтелә. Бу хакта Россия Фәннәр академиясе Космик тикшеренүләр институтының Кояш астрономиясе лабораториясендә хәбәр иттеләр, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
2026 елның 1 февраленнән гаилә ипотекасын алу кагыйдәләре үзгәрә
2026 елның 1 февраленнән Россиядә гаилә ипотекасын бирү кагыйдәләре үзгәрә. Шул вакыттан һәр гаилә бер генә ташламалы кредит рәсмиләштерә алачак, дип хәбәр итте Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты әгъзасы Александр Якубовский «РИА Новости» агентлыгына, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Татарстан Дәүләт Советы «МАХ» платформасында рәсми каналын ачты
Татарстан Дәүләт Советы милли «МАХ» платформасында рәсми канал ачты. Бу хакта республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр итте.