11 март 2026 материаллары
-
Җәмгыять
Мариларның милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе: «Без бер-беребезне ташламыйбыз»
Бар да гаиләдән башлана! Татарстандагы мариларның милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Наталья Кукушкина әнә шулай ди.
-
Яңалыклар
МАХта парковкаларга түләү мөмкинлеге булдырылачак һәм бакчачылар өчен чатлар ачылачак
Быел сентябрь аенда МАХ мессенджерында яңа сервис – Казандагы парковкаларга түләү сервисы пәйда булачак һәм бакчачылык ширкәтләре чатлары ачылачак.
-
Җәмгыять
Кабан буенда – печән исе: «Казан егетләре» сәхнәгә кайтты
Тинчурин театрында кабат премьера. Баш режиссер Айдар Җаббаров тамашачыга Мансур Гыйләҗев пьесасы буенча «Казан егетләре» спектаклен тәкъдим итте. Драматург аны узган гасырның 90 нчы елларында Фәрит Бикчәнтәев идеясе буенча язган.
-
Яңалыклар
Тыл хезмәтчәне Мирзанур Галимов: «Әтинең өч үтенече белән яшәдем»
Бу көннәрдә Мөслим районының Метрәй авылында гомер итүче Мирзанур Галимов 94 яшен билгеләп үтә. Гомере буе балаларга белем биргән кеше ул.
-
Яңалыклар
Татарстанга иң беренче булып «разведчик» кара каргалар кайткан
Республикага күчмә кошлар кайта башлаган. Әлегә күктә һәм гадәттәге оя кору урыннарында “разведчик” кара каргалар күренгәли.
-
Яңалыклар
Красноярскиның һәм Татарстанның җыр һәм бию дәүләт ансамбльләре уртак концерт куячак
ГабдуллаТукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе зур мәдәни вакыйга көтә.
-
Яңалыклар
Галимнәр иртән каһвә эчүнең йөрәккә һәм башка органнарга файдасы зур булуын ачыклаган
Дөньяда миллионнарча кеше иртән каһвә эчү гадәтенә ияләшкән. Хәзер белгечләр бу гадәтнең канәгатьлек хисе генә түгел, бәлки сәламәтлек өчен дә чын мәгънәсендә файда китерүе турында торган саен күбрәк сөйли, дип яза “Российская газета”.
-
Яңалыклар
Март салкыннары белән рекорд куйды, хәзер +5 градуска кадәр җылытачак
Бәйрәм көннәрендә Татарстанда моңарчы күрелмәгән суыклар булды. Казанда 10 мартта һава температурасы рекорд куйган: «Казан-Сокол» метеостанциясе мәгълүматларына караганда, термометрның терекөмеш баганасы –30,5 градуска кадәр төшкән.
-
Яңалыклар
Татарстан табиблары йөкле хатын-кызны үлемнән коткарган: аның бөерендәге шеше шартлаган
Татарстанның Республика клиник хастаханәсе табиблары бөерендәге шеше шартлаган йөкле хатын-кызны үлем тырнагыннан йолып калган.
-
Рәшит Фәтхрахманов
Сугыш чынлыкта бетте, әмма дәвам итә
Дөньякүләм яңалыклар күчәре Америка–Израиль–Иран сугышы тирәсендә әйләнә. Бу аңлашыла, чөнки масштабы ягыннан моңа кадәр тиңе күрелмәгән Якын Көнчыгыш конфликты глобаль икътисадның астын өскә китерә.
-
Яңалыклар
Уртача хезмәт хакы 40 меңнән күбрәккә арткан
Узган елның декабрендә илдә иң югары хезмәт хакы иң түбәненнән 227 611 сумга артыграк булган.
-
Яңалыклар
Брянск шәһәренә ракета һөҗүме вакытында яраланучыларның хәле турында билгеле булды
Кичә Украина хәрбиләренең Брянск шәһәренә ракета һөҗүмендә зыян күргән авыр хәлдәге 9 кешене Мәскәүгә дәвалануга озатканнар.
-
Яңалыклар
Брянскида Украинаның ракета һөҗүменнән һәлак булучылар истәлегенә матәм көне игълан ителде
Бүген – 11 мартта Брянскига ракета һөҗүменнән һәлак булучылар истәлегенә матәм көне игълан ителгән.
-
Яңалыклар
Россия Почтасы MAXта эшмәкәрләр өчен махсус чат-бот ачкан
Россия Почтасы MAX мессенджерында кече һәм урта бизнес өчен махсус чат-бот ачкан.
-
Яңалыклар
Казанның Җиңү проспектында трамвай түбәсенә ут капкан
Кыска ялганыш килеп чыккан. Бүген иртәнге унынчы яртыда Җиңү проспектындагы 226 а йорт тирәсендә 5нче трамвайның түбәсенә ут капкан.