Газетага язылу

Сәүдә челтәрләрендәге һәр унынчы кап сөт продукциясенең сыйфаты начар булуы ачыкланган

Узган ел тикшерелгән товарларның 10,6 процентында сыйфат һәм куркынычсызлык таләпләрен бозу очраклары (физик-химик, микробиологик күрсәткечләр һәм башкалар) ачыкланган.

Чагыштыру өчен, 2023 елларда бу күрсәткеч - 34,8, ә 2024 елда 40 процент булган. Бу турыда журналистларга Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Розалия Арсланова әйтте.

Аның сүзләренчә, тикшерелгән товарларның өчтән бер өлеше тиешле техник регламентларга туры килмәгән. Сәүдә оешмалары белән профилактика эшләре алып барылганнан соң хәл яхшырган, ләкин әле дә эре федераль сәүдә челтәрләреннән сатып алынган һәр унынчы кап сөт продукциясенең сыйфаты начар. Хилафлыклар башлыча атланмай (18,2 процент), кайнатылган май (60 процент), каймак (23,8 процент), сыр (4,8 процент), сөт (10,4 процент) һәм эремчектә (23,9 процент) ачыкланган.

Тикшерелгән ризыкларны төрле кибетләрдән сатып алганнар. Розалия Арсланова сыйфатсыз продуктларның эре, рәсми төстә эшләүче сәүдә челтәрләрендә булуы аеруча борчу уятуын әйтте.

Сүз уңаеннан, бүгенге көндә Татарстанда “Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре