Газетага язылу

Илья Тарасов «Ел укытучысы» исеменә лаек булды

Бүген Казан Ратушасында «Казанның Ел укытучысы - 2026» муниципаль һөнәри осталык конкурсында җиңүчеләрнең исемнәрен игълан иттеләр.

Быел район этапларында шәһәрнең 328 мәгариф учреждениесеннән381 педагогик хезмәткәр катнашты. Җиңүчеләр 11номинациядә билгеләп үтелде.

«Казанның Ел укытучысы-2026» исеменә Советлар Союзы Герое С.Әхтәмов исемендәге 121 нче лицейда эшләүче рус теле һәм әдәбият укытучысы Илья Тарасов лаек булды.Бүләкне Казан мэры Илсур Метшин тапшырды. «Без бу бәйгене һөнәри ярыш буларак кына түгел, ә яңа мөмкинлекләр ача торган социаль этәргеч буларак карыйбыз. Узган елгы җиңүчеләр-Наил Мирсәетов, Мария Голованова, Илсур Җиһаншин, Радик Хәбиров һәмбашкалар – бүген шәһәрнең Мәгариф һәм иҗтимагыйтормышында төп роль уйныйлар. Аларның тәкъдимнәреһәм энергиясе Казан мәгарифе тарихының бер өлешенәәверелде. Безнең бәйгенең тәҗрибәле остазларны һәм яшьпедагогларны берләштерүен күрү миңа аеруча күңелле. Бубик мөһим, чөнки мәгариф һәрвакыт буыннардәвамчанлыгына таяна. Сезгә яңа уңышлар телим!», - дипмөрәҗәгать итте җиңүчегә Илсур Метшин.

-Бу конкурс минем өчен зур аренада үз көчемне сынап карауһәм яңа үрләр билгеләү мөмкинлеге булды. Бүген бусәхнәдә тору минем өчен бик мактаулы һәм җаваплы. Мин Сезгә ышанычыгыз өчен рәхмәт белдерәм һәм югарыбаскычны саклап калу өчен бөтен көчемне куячакмын,–диде Илья Тарасов. Хәзер Илья Тарасовка Казанны «Ел укытучысы»конкурсының төбәк этабында тәкъдим итәргәтуры киләчәк.

Шуны да әйтергә кирәк, шәһәр этабында конкурсның район этапларында җиңүче педагоглар һәм призерлар катнашты. Иң өлкән катнашучы-75 яшьлек Наталья Мөхәммәдуллинаиде. Ул 50 нче гимназиядә башлангыч сыйныфларукытучысы булып эшли. Иң яше-119 нчы мәктәпнең 22 яшьлек тарих укытучысы Василий Иванов. Бәйге сынаулары йомгаклары буенча 47 җиңүче һәм призер билгеләнде. Бүген шәһәр Ратушасында тантаналы чарада конкурста җиңүчеләрнең исемнәре яңгырады. Бүләкләрнеаларга Казан мэры Илсур Метшин тапшырды. Финалгаузган барлык катнашучылар 15 меңнән 150 мең сумга кадәр акчалата премияләр алды.

«Казан шәһәренең Ел укытучысы» Муниципаль бәйгесенең тарихы бай – ул 1990 елдан бирле үткәрелә. Бу вакыт эчендәанда 10 меңнән артык педагог үз көчен сынап карады. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бүген Татарстан башкаласының мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында 31 меңгә якын хезмәткәр эшли, аларның һөнәри осталыгыреспубликада югары белем статусын тәэмин итә.  

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре