Газетага язылу

Югары Ослан үзәк район хастаханәсенә баш табибы итеп Марсель Садыйков билгеләнде

Югары Ослан үзәк район хастаханәсенә баш табиб итеп Марсель Садыйков билгеләнде.

Яңа җитәкчене хастаханә коллективына ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов тәкъдим итте. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Моңа кадәр Марсель Садыйков Казанның 7нче шәһәр хастаханәсендә баш табиб урынбасары булып эшләгән.

Марсель Садыйков Казан дәүләт медицина университетының дәвалау факультетын тәмамлаган. Ул табиблар нәселен дәвам итүче булып тора.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре