Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе белән сөйләшүдә РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Игорь Балынин хәбәр итте.
«Картлык буенча иминият пенсиясен билгеләүне сорап соңрак мөрәҗәгать иткәндә индивидуаль пенсия коэффициентлары (ИПК) саны да, аларга карата арттыручы коэффициентлар куллану исәбенә беркетелгән түләү күләме дә арта. Әгәр картлык буенча иминият пенсиясен билгеләү өчен хокук барлыкка килүдән 10 елга соңрак мөрәҗәгать итсәк, ИПК саны 2,32 тапкырга, ә теркәлгән түләү күләме – 2,11 тапкырга арта», - дип аңлатты эксперт.
Аналитик пенсия баллары санына рәсми хезмәт хакы күләме йогынты ясавын өстәде. Шул сәбәпле икътисадчы хезмәт хакын конвертларда алырга киңәш итми.
Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда Россиядә иминият пенсияләре күләме 7,6 процентка индексацияләнгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез