17 март 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Табиб үзең генә яшәгәндә вируслар һәм бактерияләрдән сакланып буламы-юкмы аңлаткан
Мәгълүм булганча, чирләрне төрле вирус һәм бактерияләр китереп чыгара. Әмма хәтта эшкә бармыйча, өйдә ялгызы гына яшәүче кеше дә салкын тидереп авыртырга мөмкин. Бу дөньяда үзеңне микроорганизмнардан тулысынча саклап булмый чөнки. Табиб-терапевт Александра Митькина «Российская газета» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.
-
Яңалыклар
Татарстанда балалар белән бәйле аварияләр саны арткан
Ел башыннан Татарстанда 463 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 57 кеше һәлак булган, 581е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Һәлак булучылар саны узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 19га күбрәк.
-
Яңалыклар
«Хәләл» стандарты комитеты рәсми рәвештә «хәләл сертификаты органы» статусын алды
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты Россия тарихында рәсми рәвештә «хәләл сертификаты органы» статусын алды. Бу карар ГОСТ Р 70402-2024 стандарты таләпләре буенча кабул ителде. Әлеге ГОСТ хәләл өлкәдә халыкара стандартларны исәпкә алып эшләнгән.
-
Интервью
Рамил Шәрәпов: «Интернет ул – зур авыл, ә авыл гайбәтсез булмый»
Сәхнәдә кеше көлдереп йөргән артистларны без еш кына тормышта да гел шаян дип күзаллыйбыз. Ә аралаша башлагач, киресенчә булып чыга. Рамил Шәрәпов та шундыйлардан. Кайчагында аның белән сөйләшә башлагач, «Бу шул без белгән Шәрәпҗан-Рамилме соң?» – дип уйлап куясың.
-
Җәмгыять
Ришвәт түгел, бүләк бу!
Ришвәт түгел, бүләк бу! Депутатлар укытучы, табиб, социаль хезмәткәрләргә бирелә торган бүләкнең бәясен өч тапкыр арттырырга тәкъдим итә. Хәзерге вакытта 3 мең сумлык бүләк ришвәткә саналмый үзе. Бүләкнең бәясенә карыйсызмы?
-
Яңалыклар
«Великолепный фейк»: депутат төрек сериалларын карамаска өнди
Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милонов «Великолепный век» кебек төрек сериалларын карамаска өндәгән. Аның фикеренчә, бу сериаллар чынбарлыкка туры килмәгән әйберләрне күрсәтә.
-
Яңалыклар
МАХ мессенджерының инглиз телендәге версиясе пәйда булган
МАХ интерфейсыннан инглиз телендә файдалану мөмкинлеге пәйда булган. Яңалык нәтиҗәсендә кушымтада инглиз телендә чатлар булдырырга, видеошалтыратулар оештырырга, настройкалары белән идарә итәргә мөмкин, дип хәбәр итә мессенджерның матбугат хезмәте.
-
Яңалыклар
Табиблар яңагына чәнечке кадалган баланы үлемнән коткарган
Мәскәүдә кулына чәнечке тоткан 4 яшьлек бала абынып киткән дә чәнечкесенең тармаклары яңагына кереп кадалган.
-
Яңалыклар
Карап торышка чыныннан аерып булмый торган уенчык коралны сатуны тыярга тәкъдим иткәннәр
Карап торышка чыныннан аерып булмый торган уенчык коралны сатуны тыярга кирәк. Дәүләт Думасының Иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш комитеты рәисе урынбасары Анатолий Выборный шундый тәкъдим белән чыккан. Моннан тыш ул мондый уенчыктан файдаланып тәртип бозучыларга карата җаваплылыкны көчәйтү зарурилыгын белдергән, дип яза «ТАСС».
-
Яңалыклар
Казанда Кырымның Россиягә кушылуы уңаеннан патриотик флешмоб узачак
Кырымның Россиягә кушылу көне уңаеннан Казанда патриотик флешмоб узачак. Акцияне партия ярдәме белән «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» активистлары оештыра.
-
Яңалыклар
Мошенникларның «Татэнерго» хезмәткәрләре рәвешендә фатирдан-фатирга йөрүләре турында кисәттеләр
Компаниядән кисәтеп әйтелгәнчә, аларның белгечләре беркайчан да өйгә килми.
-
Наил Шәрифуллин
Халык хакы
Халык хакын хаклау. Дәүләтләр, аларның җитәкчеләре халык тавышын һәрчак ишетәме, аны тыңлыймы? Тыңларга тырыша, әлбәттә, кайчакта тыңлаган булып кылана, тыңлап, киресен эшләү очраклары да юк түгел. Киресен эшләү дигәндә, анысы без яшәгән илдә 1991 елда булган иде.
-
Яңалыклар
Миргалимов: «Парламент тарихы мәңгегә Мөхәммәтшин белән бәйле булачак»
Татарстан парламентында КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов Фәрит Мөхәммәтшинның парламент рәисе вазифасыннан китүе турында билгеле булгач, үз фикерләре белән уртаклашты.
-
Яңалыклар
Шәймиев Мөхәммәтшинның вазифасыннан китүе турында: «Безнең эшчәнлектә гади мизгелләр юк»
Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Фәрит Мөхәммәтшинның Татарстан Дәүләт Соыветы Рәисе вазифасыннан китүенә бәйле рәвештә фикерен белдерде.
-
Җәмгыять
«Әтиләрнең республика бердәм футбол лигасы» Россия Президенты грантын откан
«Әтиләр союзы» коммерциячел булмаган Татарстан төбәк иҗтимагый оешмасы тәкъдим иткән «Әтиләрнең республика бердәм футбол лигасы» Россия Президенты грантын откан. Грантка юллар такыр булганмы? Әтиләргә ни җитми? Шул хакта Әтиләр союзы рәисе Гадел Заһретдинов белән сөйләшәбез.