4 май 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Мүлмә клубында кытай күнегүләре ясыйлар
Биектау районының Мүлмә мәдәният йортында өлкән яшьтәгеләр кытай күнегүләре ясый, «сызыклы бию»ләр дә башкара. Көзге озын кичләрдә башланган сәламәтлек дәресләре әле дә дәвам итә. Шулай итеп, авыл кешесенең ару-талуы да онытыла.
-
Җәмгыять
Казанда юл-транспорт һәлакәтләре саны 20 процентка кимегән
ТР башкаласында 2025 елда юлларда 1217 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 32 кешенең гомере өзелгән һәм 1456 кеше җәрәхәтләнгән. Үлемнең төп сәбәпләренең берсе булып җәяүлеләрне бәрдерү тора. Бу хакта бүген аппарат киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров сөйләде.
-
Яңалыклар
Пенсионерларны мошенниклардан саклау ысуллары турында сөйләделәр
Өлкән яшьтәгеләрне аферистлардан саклау мөмкинлеге бирердәй берничә законлы ысул бар. Дәүләт Думасының Милек, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре мәсьәләләре комитеты рәисе Сергей Гаврилов «RT» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта аңлатып үткән.
-
Язмыш
«Могҗизага өметләнәм»
Биектау районының Дөбъяз авылында гомер итүче Гүзәл Спиридонова ялгызы авыру бала үстерә. 3 яшендә догалар ятлаган, шигырьләр сөйләгән Булат кулына кашык тотып ашый да алмый. Утыртыр, яткырыр өчен дә кеше ярдәме кирәк.
-
Наил Шәрифуллин
Гайбәт, әкият һәм күрәзә
Сезнең ОБС дип аталган мәгълүмат агентлыгы хакында ишеткәнегез бармы? Ә яшерен теорияләргә, конспирологиягә ышанасызмы? Ә бүгенге көн Вангалары турында ниләр беләсез?
-
Яңалыклар
Татарстанда барлык муниципаль районнар сабан культураларын чәчүгә керештеләр
Бүген Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнарында язгы кыр эшләренә керештеләр. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Ләйлә Фазлыева 9 Май бәйрәме вакытында элемтә чикләүләре мөмкинлеге турында аңлатма бирде
Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева 9 Май бәйрәме вакытында элемтә чикләүләре мөмкинлеге турында аңлатма бирде.
-
Яңалыклар
Республикада соңгы ун елда сугышта катнашкан исән ветераннар саны ун тапкыр диярлек кимегән
Татарстанда 5534 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм сугышта катнашучыларның 1017 тол калган хатыны яши. Әлеге мәгълүматларны бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова җиткерде.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының электрон Мактау тактасын булдырды
-
Яңалыклар
Хезмәт министрлыгы май аендагы яллар буенча сорауларга җавап бирде
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.
-
Җәмгыять
Психолог Резеда Абдулина: «Тиеш» сүзеннән баш тартыгыз. Ул бары тик борчу гына өсти»
Күптән түгел уздырылган сораштырудан күренгәнчә, Россиядә яшәүчеләрнең яртысында диярлек «отличник синдромы» бар. Нәрсәгә генә алынсаң да, идеаль дәрәҗәгә җиткерү омтылышы һәм ялгышудан курку хас булган әлеге «чир» тормышта ничек ярдәм итә һәм яшәргә ничек комачаулый? Бу һәм башка сорауларга җавап бирергә клиник психолог Резеда Абдулина ярдәм итте.
-
МӨҺИМ
Татарстан башкаласы дөньякүләм вакыйгалар үзәгенә әвереләчәк
«Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» XVII халыкара икътисадый форумына кадәр бер атна вакыт калды. 12–17 майда Татарстан башкаласы кабат дөньякүләм вакыйгалар үзәгенә әвереләчәк. Казанга дөньяның 90 нан артык иленнән һәм илнең 60 ка якын төбәгеннән кунаклар киләчәк дип көтелә. Алар өчен 140 тан күбрәк чара әзерлиләр. Кара тартма да бар.
-
Рәшит Фәтхрахманов
Трамп йокласа, нефтькә бәя төшә
-
Яңалыклар
Татарстан хезмәт хаклары иң тиз үскән төбәкләр рейтингында өченче урынга чыкты
Татарстан Республикасы Россия төбәкләре арасында, агымдагы үсеш темпларын саклап, хезмәт хаклары 200 мең сумнан артып китәчәк рейтингта өченче урынга чыгачак. Тикшеренүне «РИА Новости экспертлары үткәрде.
-
Яңалыклар
Атыш яки пилотсыз очкыч һөҗүме вакытында үзеңне ничек сакларга?
Атыш яки пилотсыз очкыч һөҗүме вакытында кайбер кагыйдәләрне белеп тору кирәк.