Агентлык дигәндә, ул һәрбер шәһәрдә бар. Алай гынамы, хәтта авылларда да бар ул. Адресы, урнашкан урыны, җитәкчеләре, хәбәрчеләре булмаса да, агентлык яши, хәтта чәчәк ата. Русча ул агентлыкны «Одна баба сказала» дип озынайталар. Ягъни гайбәт агентлыгы. Халыкның билгеле бер өлешенә икмәк бирмәсәң бирмә, авызыннан гайбәт дигән «рухи» ризыкны гына тартып алма. Андыйлар бик теләп һәм тәмләп башкаларны тикшерә, чишендерә, гамәлләренә бәя бирә, данын тарата, кемнәрнеңдер кырып һәм ышкып сөякләрен юа. Агартканчы юа.
Гайбәтне бар дип тә белмичә, «чәйнәп-чәйнәп карадылар, йота алмадылар әле», дип йөрүчеләр бар икән, аларга афәрин генә дияседер. Икенче берәүләр исә хурлана, гайбәтче янына барып, мөнәсәбәт ачыклый, ызгыша, хәтта тукмаша. Тик ике очрак та гайбәтне туктатмый, игә китерми. ОБС, ягъни телдән-телгә, колактан-колакка «актуаль мәгълүмат» тарату кичә дә, былтыр да, бер гасыр элек тә булган, яңадан йөз, мең елдан соң да булачак. Чөнки ул адәми затның һич үзгәрмәс холкына – кеше гаебен табу, аны «чәйнәү»дән билгеле бер канәгатьлек алуга, башканы аска төшереп, үзен күтәрүгә барып тоташа. «И-и, әллә кем булып йөри иде, менә нишләп беткән...»
Гайбәтнең әле тагын башыннан азагына кадәр махсус уйлап чыгарылганы да була. Мәкер, явызлык, дошманлык белән. Гади гайбәт гади пычрак кебегрәк булса, уйдырма гайбәт аннан ун тапкыр шакшырак. Андыйны гадәттә «яла ягу» дип бәялиләр, Җинаять кодексында аның өчен махсус маддә дә каралган. Ә инде уйдырма гайбәт теге яки бу кешегә кагылмыйча, тирә-ягыбыздагы кайбер күренешләрне үзенчә аңлатырга алына икән, бу инде «теория заговора», ягъни конспирология була. Конспирология дигән уйдырмаларда гадәттә мәкер ише нәрсә очрамый, чөнки аны уйлап табучы үзе уйлап чыгарганга үзе йөз процент ышана.
Конспирологик уйдырма, дигәндә, аңа кызык өчен, ышанып яки ышанмыйча уйлап чыгарылган гайбәтне дә кертеп була. Мөхәммәт ага Мәһдиевнең «Торналар төшкән җирдә» повесте геройларының берсе, шук кыз Зөлфиянең, бала-чаганы кичен капка төбенә җыеп, ниләр сөйләгәнен искә төшерик. «Дәүләтша хатыны өенә кергәнегез бармы? Һи-и-и... Бер кереп карагыз әле. Әллә нәрсә генә укый да өрә, шуннан бөтен өйләре күлгә әйләнә икән. И бервакыт үрдәкләр йөзеп йөри башлый... Менә беркөнне әти күргән, төнлә урамда эт шикелле дүрт аяклап чаба, ди, үзе «һау-һау» килеп өрә икән. Үзе тубалга ат тизәге җыя ди...» Бу – әлбәттә, гөнаһсыз бер уйдырма, әкият. Зөлфия үзе сөйләгәннәргә үзе ышангандырмы, әйтү кыен, тик бала-чага ышанмый калмагандыр.
Тик менә ХХI гасырда да Җирнең яссылыгын исбатлаган теорияне гөнаһсыз дип әйтеп булмый. Кемнәрдер, күзен дә йоммыйча: «Гагарин 1961 елда галәмгә очмаган, америкалылар 1969 елда Айга аяк басмаган, барысы да кино төшерү павильонында хәстәрләнеп, халыкка күрсәтелгән», – дигәнгә дә гади уйдырмага караган кебек карап булмый. Ә инде җиһандагы барлык илләр, Президентлар белән яшерен хөкүмәт идарә итүе турындагы теория үткән гасырдан ук килә. Гади халык шуның өчен дә гади: ул ышана. Бөтен революция, сугышларны шулар оештыра, премьер-президентларны шулар куя, эпидемия-пандемияләрне дә шулар тарата икән бит. Вакцина кадап, кешегә сыек чип урнаштыру да – шулар эше. «Сыек чип» дигәнне беренче кат ишеткәч, микроэлектроникага мөнәсәбәтле кеше буларак, эч авыртканчы көлгәнем хәтердә. Тик эч авырту бер бәла булса, үзләре саташу гына җитмәгән, миллионнарны саташтырырга тырышу ул инде – җинаять һәм аның төбендә наданлык ята.
Яңадан сүз башындагы «агентлык»ка кайтыйк. Интернеттагы, социаль челтәрләрдәге яңалыклар тасмасы да – күпмедер дәрәҗәдә шул ОБС хәзер. Телеканаллар да – күпмедер гайбәтче. Алардан иңгән зарар аудитория зурлыгы, масштабка бәйле. Гади гайбәт дигәндә, беркем дә фәлән авылның төгән кешесенең гайбәтен башка авылга барып сөйләми, чәчми. Чәчсә дә, ул анда беркемгә дә кызык түгел. Син белмәгән, күрмәгән зат, качып-посып, икенче берәү белән очрашып йөрде ни дә, йөрмәде ни. Сөйләсәң дә тыңламячаклар. Ә менә телевизор, интернеттагы мең төрле мәгълүмат һәм яңалыклар, артык субъектив бәяләр, әллә кемнәр әйткән сүз, пропаганда капма-каршы якка борып куйган фактларны миллионнар карый яки укый. Укый һәм бөртекне кибәктән тиз генә аера алмый.
Конспирология тудыручы һәм яратучылардан тыш күрәзәчеләр, яңа Вангалар өчен дә шәп заманнар хәзер. Гавам аларга да ышана. Үтәлгәнен дә көтмичә ышана. Ә күрәзәчегә, рус әйтмешли, «главное – прокукарекать, а там хоть и не рассветай». 2000, 2012 еллардагы «дөнья бетү»гә күпләр ышанды, хәтта әзерләнде. 2008 елга ракны да «җиңделәр». СВО турында да кибәк чәчүчеләр күп булды. Ваграк күрәзәләр дигәндә, шунысы җайлы: һәр үтүктән мең төрле мәгълүмат ургылып чыгып торганда, теләсә кайсы хәбәр, фейкны үтәлешкә чыгарырга мөмкин. «Әйткән идем бит, шулай булачак дип, шулай килеп чыкты да». Кыек атып, бераз туры тисә – гомумән дә триумф: күрәзә авторы, сәндерәдән яңа гына йомырка салып төшкән тавык кебек, бөтен дөньяга кытакларга әзер...
Гайбәт тарату, аның белән туену ямьсез гадәт булса, төрле Вангаларга ышыну да – наданлык чагылышы. Биредә шунысын да билгелисе: күрәзә кылу, конспирология тудыруны белгечләр төрле психик тайпылышлар – паранойя, шизотипия, нарциссизм белән дә аңлата. Гайбәт тыңламыйк, юкка-барга ышанмыйк, надан булмыйк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез