26 май 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Владимир Путин: «Дөньяда хәрби-сәяси вазгыять шактый катлауланды»
Дөньяда хәрби-сәяси вазгыять шактый катлауланды, дип белдерде Россия Президенты Владимир Путин БДБ илләренең Иминлек органнары һәм махсус хезмәтләре җитәкчеләре советының 58нче утырышында катнашучыларга мөрәҗәгатендә. Аның сүзләренчә, тотрыксызлыкның яңа учаклары барлыкка килә, шул исәптән БДБ илләре чикләре янында да. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Җәмгыять
Исемдә калганнар: «ВТ» коллективы Арча районында сәфәрдә булды
«Арчаларга барам әле, Арча юлы ачылгач», – дип җырлый безнең халык. Ә «ВТ» журналистлары өчен Арча юллары һәрвакыт ачык. Казан артына эш сәфәре белән еш барабыз. Күптән түгел генә газетабыз битләрендә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан райондагы әзерлек эшләре, Яңа Кырлайда урнашкан музей комплексындагы ремонт барышы турында язма чыккан иде.
-
МӨҺИМ
Казанның кадерле кичләре: башкалада җәйге милли проектлар башлана
Казан җәй буе кайнап торачак. Шәһәр мэриясе җәйге милли проектларын башлый. 5–6 ел дәвамында тормышка ашырыла торган чаралар быел да башкала халкын һәм туристларны, кунакларны үзенә җыяр дип өметләнә Казан мэры урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.
-
Сәламәтлек
Кан басымы кинәт күтәрелә һәм инсульт бәрә: табиб иртәнге бик аянычлы хаталарны санап үтте
Йөрәкне һәм кан тамырларын тәртиптә тотасың килсә, көнне ничек башлап җибәрмәскә? Кардиолог Александр Казаченко «Доктор Питер» басмасы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шуны аңлатып үткән, дип яза «Российская газета».
-
Яңалыклар
Далер Кузяев үз гомерендә беренче тапкыр хаҗга киткән
«Рубин» футбол командасының ярымсакчысы Далер Кузяев үз гомерендә беренче тапкыр хаҗга киткән.
-
Җәмгыять
Көчле рухлылар: СВОда катнашучылар арасында Татарстан Рәисе Кубогы ярышлары башлана
СВОда катнашучылар арасында Татарстан Рәисе Кубогы ярышлары быел май ахырында башлана. Район-шәһәрләрдә узачак беренче этабы октябрьгә кадәр дәвам итә. Анда катнашучылар спортның 15 төрендә көч сынашачак. Финал исә декабрьдә Казанда үтә. Төп ярышларга 400 кеше җыелыр дип көтелә.
-
Авыл
«Диссертацияле» ысул белән утыртылган бәрәңге тәҗрибәсе
Бер көн райондашым, Түнтәр авылында яшәүче Рәфхәт абый Зариповтан кызыклы гына аудиохәбәр килеп иреште. Баксаң, ул быел бәрәңгесен яңа ысул белән утырткан икән.
-
Яңалыклар
Татарстан Мөфтие якынлашып килүче Корбан бәйрәме белән котлады
-
Яңалыклар
Уку йортын максатчан килешү буенча тәмамлаучыларга көллияткә кергәндә өстенлек биреләчәк
Көллият һәм техникумнарга максатчан килешү буенча белем алырга гариза биргән абитуриентлар уку йортына беренче чиратта кабул ителүгә өметләнә алачак. Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко секретариатында шулай дип белдерделәр, дип хәбәр итә «ТАСС» агентлыгына сылтама белән «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Өмет белән карыйбыз: Марат Әхмәтов ТАССР төзелү турында декретны имзалау көне белән котлады
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов республика халкын ТАССР төзелү турында декретны имзалау көне белән котлады.
-
Яңалыклар
Балалар ялы буенча кайнар элемтә май ахырына кадәр озайтылды
Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) балалар ялы, балалар товарларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча кайнар элемтә эшен 31 майга кадәр озайтты. Ведомство матбугат хезмәтендә шулай дип белдерделәр, дип хәбәр итә «ТАСС» агентлыгына сылтама белән «Татар-информ».
-
Язмыш
Тигез бәхет
Алар бәхетле яшәү серләрен яхшы белә. Татарстаннан алты гаилә «Ел гаиләсе – 2026» бәйгесендә катнаша. Барысы да уңган-булган, аларның башкаларга сөйләрлек истәлекләре, традицияләре, үрнәк итеп куярлык эшләре бар.
-
Яңалыклар
Чираттагы ялны 35 көнгә кадәр җиткерергә тәкъдим иттеләр
Дәүләт Думасы депутаты Николай Новичков түләүле еллык чираттагы ял вакытын 28дән 35 календарь көненә җиткерергә тәкъдим иткән. Бу хакта «ТАСС» яза.
-
Яңалыклар
Мидхәт Шаһиәхмәтов эшмәкәрләрне бәйрәм белән котлады
-
Интервью
Фәрит Габделганиев: «Эшмәкәрләребез белән горурланам»
Бүген Татарстанда 190 меңнән артык кече һәм урта эшкуарлык субъекты исәпләнә. Алар ничек яши? Нинди кыенлыклар белән очрашалар? Үз көнен үзе күреп яшәүчеләргә ярдәм бармы? 26 май – Россия эшкуарлыгы көне уңаеннан, бу хакта Татарстан Рәисе каршында Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев белән сөйләштек.